Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егете Ингушетиягә хезмәт командировкасы белән китте

Чираттагы хезмәт командировкасы белән Татарстаннан Ингушетиягә 40 кешедән торган махсус отряд китте. Мондый командировкаларның максаты- Төньяк Кавказ регионында җәмәгать тынычлыгын саклау, терроризм һәм экстремизм очракларына юл куймау. Китүчеләр арасында безнең районның Олы Мәңгәр авылында туып үскән якташ егетебез Илнар Хисматуллин да бар. Илнар Илдар улы Казан Юридик институтын тәмамлаганнан соң,...

Чираттагы хезмәт командировкасы белән Татарстаннан Ингушетиягә 40 кешедән торган махсус отряд китте. Мондый командировкаларның максаты- Төньяк Кавказ регионында җәмәгать тынычлыгын саклау, терроризм һәм экстремизм очракларына юл куймау. Китүчеләр арасында безнең районның Олы Мәңгәр авылында туып үскән якташ егетебез Илнар Хисматуллин да бар. Илнар Илдар улы Казан Юридик институтын тәмамлаганнан соң, Биектау полиция бүлегендә хезмәт итте, аннан соң эшен СОБР составында дәвам итте. Ингушетиядә ул 3 ай хезмәт итәчәк. Тырыш егет анда да сынатмас дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев