Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егете – өлкән офицер

"Узган елны мәктәпне тәмамлавыма 45 ел булды. Сыйныфташлар белән очраштык", - диде Олы Әтнәгә әнисе янына кунакка кайткан II ранг капитаны Ринат Наил улы Сабиров. Әтнә егете өлкән офицер дәрәҗәсенә ирешкән.

Язмыш җилләре татар кешесен кая гына ташламый. Мәкаләм герое да 1968 елда мәктәпне тәмамлагач, Әзербайҗан республикасы башкаласы Бакудагы хәрби училищеда белем ала. Штурман белгечлеге алып, билгеләү буенча Кырымдагы Севастополь шәһәренә җибәрелә. 17 ел Кара Диңгез флотында хезмәт итә. 1996 елны пенсиягә чыкса да, Севастополь шәһәрендәге хәрби частьтә эшләвен дәвам итә. Кырым вазгыятендә турыдан-туры катнашмаса да, частьне саклауга үз өлешен кертә. Хезмәтләре өчен "За воссоединение Крыма России" медале белән бүләкләнә.

Ә узган елгы очрашуда бер партада утырып укыган иптәше, "Татарстан яшьләре" газетасы редакторы Исмәгыйль Шәрәфиевне, бик катлаулы тормышлы - бөтен мал-мөлкәтен, фатирын, машинасын Ташкентта калдырып, бирегә качак статусында кайтып егылган Роберт Якуповны күреп куана. Ә күптән түгел элек "Азатлык" радиосында эшләгән Рим Ситдиков (Юныс-Әтнәле) кунакка кайта.

- "Одноклассники" социаль челтәрендә актив аралашам, Әтнәләр күп анда. Гомумән, интернетны еш кулланам. Севастопольдә көн саен йокыдан торгач, сайт аша "Әтнә таңы" газетасы белән танышам... "Тургай"дагы янгынны да беренчеләрдән булып мин күрдем бугай. "Таттелеком"ның веб-камерасы аша карадым. Шундук Олы Әтнәгә шалтыратып, әнидән сорашырга булдым, ә ул бу хакта белми дә. "Абау, улым, юк ич", ди...

Материалны тулысынча газетада укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнеке