Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егете Рәшит Нәҗметдинов истәлегенә үткәрелгән 37 мемориал–ирләр арасында шахмат буенча Россия кубогы этабында катнашты

Безнеке Әтнә егете Рәшит Нәҗметдинов истәлегенә үткәрелгән 37 мемориал-ирләр арасында шахмат буенча Россия кубогы этабында катнашты Шөкер, үзебез кечкенә генә район булсак та, шахматчыларыбыз республикабызда танылып өлгерделәр. Беренчелек тә алар өчен ят түгел. Тәүге мәртәбә, куркып кына ярышка кергәннәрен хәзер көлеп сөйли алар, шул ук вакытта горурланып та куялар: "Әтнә...

Безнеке

Әтнә егете Рәшит Нәҗметдинов истәлегенә үткәрелгән 37 мемориал-ирләр арасында шахмат буенча Россия кубогы этабында катнашты

Шөкер, үзебез кечкенә генә район булсак та, шахматчыларыбыз республикабызда танылып өлгерделәр. Беренчелек тә алар өчен ят түгел. Тәүге мәртәбә, куркып кына ярышка кергәннәрен хәзер көлеп сөйли алар, шул ук вакытта горурланып та куялар: "Әтнә районын ишетеп тә белмәүчеләргә туры килдек, кат-кат сорадылар да, Әтнәне "город Атнинск", дип язып куйдылар, шулай итеп без авылны шәһәргә әйләндереп кайткан идек", дип тә искә алалар...

Үз көчеңә ышанып әнә шул беренче адымны атлавы кыенрак. Республика районнары арасындагы ярышларда танылып килүче шахматчы егетебез Марс Мингатин тәвәккәлләп агымдагы елның 31 маенда башланып 8 июньгә кадәр дәвам иткән Рәшит Нәҗметдинов истәлегенә үткәрелгән 37 мемориал - ирләр арасында шахмат буенча Россия кубогы этабында катнашты. Бәйгедә Россия шәһәрләреннән, төбәкләреннән килгән 94 шахматчы көч сынашты. Шахмат осталары дисәк дөресрәк булыр, бу бәйгедә халыкара гроссмейстерлар, гроссмейстерлар, мастерлар, ФИДЕ мастерлары уйнады, рейтинглары да 2400 һәм аннан да югары. Марс кебекләр бармак белән генә санарлык. Бәйге Казан шәһәрендә Бутлеров урамында урнашкан шахмат мәктәбендә үтте. Осталар швейцар системасы буенча 9 тур уйнадылар. Җирәбәне компьютер башкарды. Бәйгенең хөкемдары - ФИДЕнең халыкара арбитры Деняпкин Константин. Тәүге уенын Марс халыкара гросмейстер (рейтинг 2400) белән уйнап башлады. Ике сәгатьтән артык уйнаганнан соң, җиңелде. Күңеле төшсә дә, шул вакыт уйный алуына шатланды. Аннан соң да ике гроссмейстер, мастерлар белән уйнарга туры килде аңа. Тугызынчы уенына 3,5 очко белән, өчесен җиңеп, берсе белән ничьяга уйнап килде. Соңгы уенда Барнаулдан килгән ФИДЕ мастеры (рейтингы 2400) белән көч сынашты Марс. Хәлиткеч уен киеренке барды, "Каралар" белән уйнаган Әтнә егетенең уенына баштарак игътибар итүче дә булмый, соңга таба уенның Марс файдасына баруын күргән 3-4 гроссмейстер ул уйнаган өстәлне әйләндереп алып, уенның һәр йөрешен карап баралар. Марс ФИДЕ мастерын җиңгәч, "Каралар белән эзлекле уйнап, шулай җиңгәч, молодец", дип кулын кысып, Россия күләмендә узачак башка ярышларга да катнашырга чакыралар. "Инде үземә ышандым, Әтнә исеменә тап төшермәдем, бу бәйге бик күп тәҗрибә бирде, гроссмейстерлар уеннарын да анализлап карап чыктым, ныклап шөгыльләнеп Россия күләмендәге уеннарга катнашсаң була икән", - дигән карарга да килгән Марс Салих улы.

9 уенның дүртесендә җиңелеп, бәйгене 4,5 очко җыеп, рейтингын 2044 кә җиткереп төгәлләде Әтнә егете. Бәйгегә катнашкан дәрәҗәле 94 уенчы арасында рейтингы буенча 59 нчы урында ул. Шунысын да искәртик, беренче урынга чыгучы җиңүченең дә 7 очко гына җыйганын әйтсәк, Марсны тәвәккәллеге өчен дә, уены өчен дә хупларга һәм котларга кирәк. Уңышлы башлангыч уңышлы дәвам итсен дигән теләктә калыйк. Афәрин, Марс! Яңадан- яңа уңышларың белән сөендер...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев