Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егете сагына

Нәрсә соң ул мәхәббәт, бармы ул? - дигән сорауларны күп ишетергә туры килә. Ә мин курыкмыйча «Бар» дим. Җир йөзендә мәхәббәт булмаса, җырларда, шигырьләрдә, күңелләрдә булмас, иҗат ителмәс иде. Күпләр мәхәббәт ул юк - бер-береңә ияләнү генә бар, диләр. Минемчә, бу дөрес фикер түгел. Яшь чакларга кайтып килик әле. Эх,...

Нәрсә соң ул мәхәббәт, бармы ул? - дигән сорауларны күп ишетергә туры килә. Ә мин курыкмыйча «Бар» дим. Җир йөзендә мәхәббәт булмаса, җырларда, шигырьләрдә, күңелләрдә булмас, иҗат ителмәс иде. Күпләр мәхәббәт ул юк - бер-береңә ияләнү генә бар, диләр. Минемчә, бу дөрес фикер түгел. Яшь чакларга кайтып килик әле. Эх, ул яшь чаклар, гашыйклар утында, мәхәббәт утында янып-көеп йөргән вакытлар... Җитәкләшеп бер урам әйләнүләре дә, капка төпләрендә утырсаң да, хәтта бер-береңә ышкылып китсәң дә, ничек рәхәт була. Синең күз карашы аныкы белән очраша. Бу мәхәббәт түгелме соң?!
Мәхәббәт ул - очсыз-кырыйсыз киң яланнар, үтеп чыга алмаслык кара урманнар, бер тамчы суга сусаган тереклекне хәтерләтә. Мәхәббәт... ул мәңгелек... үлемсез...Яши. Яшьнәр.
Без инде үзебез урта яшьләр тирәсендә, күптән әби-бабай ролен үтибез... оныклар үстерәбез...
Шулай да йөрәк әле картаюны һич тә белми, һаман да унсигездә кебек. Һәрвакытта яшь булып калсак иде. Без очрашкан кич тә, ниндидер бер спектакльдәге кебек, күк йөзен тутырып трактор тәгәрмәче кадәр тулган ай калыккан иде. Эх, ул кичнең матурлыгы, сихрилеге, серлелеген бер сүз белән генә аңлатып та, язып та бетерерлек түгел. Бүген дә күк йөзендә тулган ай калыкса, яшьлек хатирәләренә бирелеп, үткәннәрне, яшь чакларны бик еш искә алып, сагынып сөйләшеп утырабыз.

Сызылып таңнар аткан чакта
Син юклыктан моңланам.
Төннәр буе айга карап,
Син юклыкка уйланам.
Ялгыз интегә ул,
Ярын тапмый, төн узган.
Бер карыйсың, ярты ай ул
Бер карыйсың, тулган ай.
Тулган айга карап мин дә,
Төне буе уйлыйм гел сине.
Бер күрмәсәм көннәр буе,
Айдан эзлим төн буе.
Очраштык без айлы кичтә,
Без йөрмәгән сукмак калмады.
Гомерлеккә, мәңге аерылмаска
Вәгъдәләр бирдек, таң алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев