Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егете синең өчен...

********** Синең өчен....********** Шашып сусап,көтеп очрашуны, Кавышканда - куркып оялып, Тын алмыйча тыңлап тавышыңны, Тыннарыңда калып уралып, Уйчан карашыңа синең карап, Саф күкрәгеңә башым куярга... Мин телимен бернигә карамый, Синең назны һәрчак тоярга... Синең өчен...Мин бер ни дә аямый, Упкыннарга әзер төшәргә... Күзләреңнән аккан яшьләреңне, Керфегеңнән әзер эчәргә... Синең өчен...

********** Синең өчен....**********

Шашып сусап,көтеп очрашуны,
Кавышканда - куркып оялып,
Тын алмыйча тыңлап тавышыңны,
Тыннарыңда калып уралып,
Уйчан карашыңа синең карап,
Саф күкрәгеңә башым куярга...
Мин телимен бернигә карамый,
Синең назны һәрчак тоярга...

Синең өчен...Мин бер ни дә аямый,
Упкыннарга әзер төшәргә...
Күзләреңнән аккан яшьләреңне,
Керфегеңнән әзер эчәргә...

Синең өчен янам утлар булып,
Үкенмәмен көлгә калсам да...
Синең кулларыңда йокыларга,
Мин ризамын мәңге талсам да...

Әйтсә әйтсен кеше,-ул шашкан дип,
Ә мин әзер янып көяргә...
Барча җиһан миңа каршы булсын. Ә мин,
Шулай телим сине сөяргә...!!!
(Азат Хакимзянов...02.01.2017 ел...)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев