Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егете сөйгәнен көтә

*********** Көзге сөю... *********** Без кинәт очраштык,үзебез сизмәстән, Кушылды сукмаклар бер юлга... Уянды көз сарган йөрәктә мәхәббәт, Синең сак кагыгылган назыңны тоюга... Күмелде чәчәккә кораулы көзләрдә, Йөрәкнең син тигән өлеше... Алтыннан төргәндә табигать җиханны, Син минем бәхетем көмеше... Син минем бәхетем...Ә көзләр, Сөюне саклаган язмышның бер мәле... Моң сарган көннәрнең...

*********** Көзге сөю... ***********

Без кинәт очраштык,үзебез сизмәстән,
Кушылды сукмаклар бер юлга...
Уянды көз сарган йөрәктә мәхәббәт,
Синең сак кагыгылган назыңны тоюга...

Күмелде чәчәккә кораулы көзләрдә,
Йөрәкнең син тигән өлеше...
Алтыннан төргәндә табигать җиханны,
Син минем бәхетем көмеше...

Син минем бәхетем...Ә көзләр,
Сөюне саклаган язмышның бер мәле...
Моң сарган көннәрнең сагышын таратып,
Шатлыктан елмаеп көл әле...

Көл әле сөеклем,синең саф көлүең,
Тиңлимен кояшның иң назлы нурына...
Бары тик тойганга сөюне,саф көзләр,
Тоттыра бер кочак чәчәктәй кулына...
(Азат Хакимзянов...07.10.2016 ел...)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев