Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егете - “Татар егете -2015“ җиңүчесе

Татар җанлы Алмаз Казанда узган "Татар егете - 2015" бәйгесендә Алмаз Галимҗанов җиңүгә лаек булды. Шунысы кызыклы, Алмаз чыгышы белән Олы Мәңгәр авылыннан. Әтисе Айдарның гаиләсен күптән беләм. Тырыш, тыйнак, гади авыл гаиләсе. Олы Мәңгәрдә яшәгән әбисе Хәбирә янында да Алмаз еш кунак. Авылга тартылуы әтисе ягыннандыр дип уйлыйм. Гадилеге,...

Татар җанлы Алмаз Казанда узган "Татар егете - 2015" бәйгесендә Алмаз Галимҗанов җиңүгә лаек булды. Шунысы кызыклы, Алмаз чыгышы белән Олы Мәңгәр авылыннан. Әтисе Айдарның гаиләсен күптән беләм. Тырыш, тыйнак, гади авыл гаиләсе. Олы Мәңгәрдә яшәгән әбисе Хәбирә янында да Алмаз еш кунак. Авылга тартылуы әтисе ягыннандыр дип уйлыйм. Гадилеге, эчкерсезлелеге дә әтисенә тартым. Ә менә зыялылыгы, күңел байлыгы әнисеннәндер дип уйлыйм. Хәер, монысы минем фикер генә. Алмаз үзе турында менә ниләр сөйли: - Кечкенә вакытта балалар бакчасына йөргәндә мин биергә яраттым. Чыгыш ясаганда мине еш кына башлап биюче итеп куялар иде. Мәктәптә башлангыч сыйныфларда укыганда да бию түгәрәкләренә йөрдем. Аннары мин үзлегемнән гитарада уйнарга, җырларга өйрәндем. Соңгы елларда бигрәк тә гитарада уйнап ,татар җырларын җырлау белән мавыгып киттем. Чөнки татар эстрадасында гитара белән татар җырларын җырлаучылар бик аз. Әнием Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетын тәмамлап, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасына укырга керә һәм кандидатлык диссертациясе яклый. Бүгенге көндә әлеге институтта өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. Татар әдәбияты тарихын язу, моңа кадәр өйрәнелмәгән татар әдипләренең иҗатларын өйрәнү, классик язучыларыбыз әсәрләрен бастырып чыгару белән шөгыльләнә. Кечкенә вакытымда ул мине катапханә һәм архивларга үзе белән ияртеп бара иде. Гарәп хәрефләре белән язылган китаплар күрсәтә иде. Әлеге китаплар миңа шул кадәр серле булып тоела иде. Әтием төзелеш өлкәсендә эшли. Мин еш кына авылда булам. Әтием авылга кайткач, миңа ир-егетләр башкара торган эшләрне өйрәтте. Кечкенәрәк вакытларда, җәйге ял вакытларында, күрше малайлары белән көтү көтә идем. Чөнки мин табигатьне бик яратам. Хәзерге вакытта да буш вакытым булса, мин тизрәк авылга ашыгам. Чөнки анда минем яраткан әбием һәм дусларым көтә. Безнең татар милләтенең әдәбияты зур, мәдәнияты бик бай. Безгә аларны саклап калырга, башка милләтләр каршында шул байлыкны күрсәтә белергә кирәк. Әнә шул татар моңына, милли мәдәниятенә гашыйк булуы бу егетне шундый дәрәҗәле бәйгедә җиңүгә китергәндер дә. Алмаз үзе әлеге бәйгедә җиңүе белән укыган мәктәбендә драм түгәрәк җитәкчесе булып эшләүче Фердинанд абыйсы Хафизовка рәхмәтле. " Моңарчы бу дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашканым булмаса да, сынап карау теләге бар иде",- ди ул. Фердинанд абыйсы ышаныч белдереп, бәйгедә катнашырга чакыргач, бераз каушап та кала егет. Әмма әти-әнисе белән киңәшләшкәннән соң, катнашырга була. Һәм күргәнегезчә, бу аңа уңыш китерә. " Әлбәттә, әти-әниемә дә рәхмәтем чиксез. Алар миңа үз көчемә ышанырга ярдәм иттеләр. Туган телемдә иркен сөйләшүем, татар сәнгатен яратуым өчен мин аларга бурычлы. Кечкенәдән ялларымны авылда, әбием янында үткәрүем, татар программаларын карап, татар җырларын тыңлап үсүем дә халкыма карата мәхәббәт хисләре уяткандыр",- ди Алмаз. Алмаз Галимҗанов белән аралашканнан соң аның фикер тирәнлегенә, күңел байлыгына шаккатасың. Яшь кенә булса да, хыяллары, максатлары зурдан аның. Чын татар егетенең җиңүләре турында киләчәктә дә ишетербез әле. Ишетергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев