Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егете: “Тукайдан дәрес алдым”

"Кызыл юл", №50, 1961 Әтнә егете: "Тукайдан дәрес алдым" Шагыйрьнең замандашы Нәҗип Зарипов әнә шулай дип искә ала. 1905 елның башында Уральск шәһәренә кардәшләре Мортаза Гобәйдуллин исемле байга барып, кибетләрдә вак-төяк йомышка йөрүче булып эшкә урнаша ул. Сәрбиҗамал НУРМӨХӘММӘТОВА, Бәрәскә авылы Нәҗип Зарипов сөйли: - Анда беркадәр эшләгәннән соң, Мортаза...

"Кызыл юл", №50, 1961

Әтнә егете: "Тукайдан дәрес алдым"

Шагыйрьнең замандашы Нәҗип Зарипов әнә шулай дип искә ала. 1905 елның башында Уральск шәһәренә кардәшләре Мортаза Гобәйдуллин исемле байга барып, кибетләрдә вак-төяк йомышка йөрүче булып эшкә урнаша ул.

Сәрбиҗамал НУРМӨХӘММӘТОВА,

Бәрәскә авылы

Нәҗип Зарипов сөйли:

- Анда беркадәр эшләгәннән соң, Мортаза бай мине үз карамагындагы Казанның мөселман гостиницасына алып барды, һәм мине кечкенә генә буйлы, башына кызыл фәс, өстенә кәзәки, аягына шиблет кигән мөлаем йөзле яшь кенә бер кеше белән таныштырды. Бу Габдулла Тукай иде. Мортаза бай Габдулладан мине русча укытып, беркадәр укымышлы кеше итәргә уйлады. Габдулла моңа һичсүзсез риза булды. Шул көннән башлап, Тукай минем белән һәр көн эштән соң икешәр сәгать дәрес үткәрә торган булды. Өч ай укыгач, мин шул номерда буфетчы булып эшли башладым.

Габдулла Тукай ул вакытта Уральскидагы "Фикер" газетасында хәреф җыючы һәм корректор булып эшли иде. Бу вакытта аның белән бергә, мәдрәсәне ташлап чыккан шәкерт Габдулла Кариев та шул номерда швейцар булып эшләде. Кариев беркадәр вакытлардан соң, Мәкәрҗәгә барам дип, номерны ташлап китте. Тукай номердагы үз бүлмәсендә утырып, төннәр буе шигырьләр яза иде. Аның ул шигырьләре "Уклар" һәм"Әлгасрел җәдит" журналларында басылып килделәр.

1906 ел ахырында Камил Мотыгый "Фикер" газетасы типографиясен Мортаза байга сатты. Шулай итеп ул газета ябылды. Ә Тукай эшсез калды һәм авыр тормыш кичерергә мәҗбүр булды. Ул язган шигырьләрен Казанда чыга торган газета-журналларга җибәреп, шулардан килгән акча хисабына яши башлады. Шуны әйтергә кирәк, Тукай никадәр авыр шартлдарда яшәсә дә, бервакытта да мескен булмады, кешеләрдән үзен кызгануга юл куймады.

Габдулла җыр яратканлыктан күп вакытрларда җырлап йөри торган иде. Безгә үзенең 28 төрле көй белүе турында сөйләде. Еш кына шаярып, Уральскидагы "Ханская роща" бакчасына шәһәр мещаннары кичке гуляньега чыккан вакытта, өстенә русларның киндер күлмәген киеп, билен чуклы нечкә бау белән буып, башына кара эшләпә һәм аягына чабата киеп, бакчаны әйләнеп йөри торган иде. Үзенең мәдрәсәдәге тормышын искә алганда ул:

"Җәй көне без мәдрәсәдә карт мәче белән икәү генә калдык. Мин аны "Мияубикә" дип атадым. Үзем генә булганда аны сыйлый торган идем. Мияубикә кайвакытларда чыпчык яки күгәрчен тотып кайта, ә мин бу табыштан үземә дә өлеш чыгаруны сорасам, ул ачулана, күзләрен акайтып, мырлап минем яннан китеп бара. "Менә бит песи халкы нинди саран була" дип, безне көлдергән чаклары күп булды. Тукай йөргәндә, кайвакытларда, "трипака-трипака", дип, сикереп атлый, үзен бик гади тота иде.

1907 елның көзендә Тукай Казанга кайтканнан соң, минем әтиләр янына - Бәрәскәгә килеп, минем хатларымны тапшырган, Әтнә волостенда наборда каралгач Казанда торып калган. 1911 ел башында уңайсызлыклар килеп чыгу сәбәпле, мин Уральскины калдырып, Оренбургка, аннан Орскига эш эзләп китәргә мәҗбүр булдым. Ләкин мине беркайда да бәхет көтмәде. Аптырагач, Казанга кайттым һәм Болгар номерына Габдулла Тукайны эзләп бардым. Аңа анда үземнең башымнан үткәннәрне сөйләдем. Ә берничә көннән соң Мәскәүгә китеп бардым.

Редакциядән :

Әлеге мәкаләне хәбәрчебез Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов элекке Әтнә районында чыккан "Кызыл юл" газетасыннан күчермә ясап алып килде. Мәкаләнең исеме "Тукай турында истәлекләр" (Тукайның замандашы Нәҗип Зарипов авызыннан) дип куелган. Без аз гына үзгәрешләр кертеп бастык. Фотога 1906 ел ахырында Уральск шәһәрендә төшелгән. Шул ук газетадан күчермә. Сулдан уңга: "Казан" гостиницасы буфетчысы Нәҗип Зарипов (Нәҗип Нигъмәтуллин), Мортаза Гобәйдуллинның хисапчысы Курушкин (Бәрәскәдән китеп миллионер була), М. Гобәйдуллинның приказчигы Рәхмәтулла Хәйруллин, дүртенче, күзлеклесе, Тукай. Тукай белән бергә мәдрәсәне ташлап чыккан шәкерт Сираҗетдин Белюков. Нәҗип Зариф улы Зарипов (1889-1965) Ю.Бәрәскәдә торган, Олы Мәңгәрдә туган. Автор Сәрбиҗамал Нурмөхәммәтова Ленин исемендәге колхоз агрономы була, Өшкәтәдә колхоз рәисе дә булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев