Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егете яшәеш турында

Гомер мизгел...Ничек яшәсәң дә, Үтә икән,үтә көннәре... Һай бик кыска булып тоела шул, Кайчагында айлы төннәре... Гомер мизгел...Яшәү өчен кайчак, Вакыт җитмәс кебек тоела... Үткәннәрдән бары хәтирәләр, Йөрәкләргә кереп уела... Керфек сирпеп алган шул мизгелдә, Өлгерергә кирәк барсына... Онытылып яши башлыйсың да, Кинәт кенә йөрәк ярсына... Сөенү дә була,көенү дә,...

Гомер мизгел...Ничек яшәсәң дә,
Үтә икән,үтә көннәре...
Һай бик кыска булып тоела шул,
Кайчагында айлы төннәре...

Гомер мизгел...Яшәү өчен кайчак,
Вакыт җитмәс кебек тоела...
Үткәннәрдән бары хәтирәләр,
Йөрәкләргә кереп уела...

Керфек сирпеп алган шул мизгелдә,
Өлгерергә кирәк барсына...
Онытылып яши башлыйсың да,
Кинәт кенә йөрәк ярсына...

Сөенү дә була,көенү дә,
Кайгы катыш шатлык яшьләре...
Үзәкләрне өзә кайчагында,
Аяз күктән яшен яшнәүе...

Гомер мизгел...Матур итеп яшик,
Ходай биргән якты көннәрне...
Кырау ала бер көн,тынгы белми,
Яшим диеп үскән гөлләрне...


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев