Әтнә егетен аңларга тырышмагыз
***** Бу минем язмышым...***** Мин көтәм...Әйтсәләр,әйтсеннәр, Син ялгыш юлны,дип,сайладың...!!! Бу минем язмышым... Ә сезнең фикерләр салынган казанда, Мин инде бик озак кайнадым... Мин калам...Кырык эш кырыкка, Ярылып ятса да юлымда... Бу минем язмышым... Тик сезнең ышаныч юк икән,булмасын... Ә минем ышаныч янымда... Мин сөям...Күбегез әйтерсез, Акылдан язган дип...Ышанам... Бу минем...
***** Бу минем язмышым...*****
Мин көтәм...Әйтсәләр,әйтсеннәр,
Син ялгыш юлны,дип,сайладың...!!!
Бу минем язмышым...
Ә сезнең фикерләр салынган казанда,
Мин инде бик озак кайнадым...
Мин калам...Кырык эш кырыкка,
Ярылып ятса да юлымда...
Бу минем язмышым...
Тик сезнең ышаныч юк икән,булмасын...
Ә минем ышаныч янымда...
Мин сөям...Күбегез әйтерсез,
Акылдан язган дип...Ышанам...
Бу минем язмышым...
Ярата белмәгән кешеләр ул фәкыйрь,
Ә мине сөяргә өйрәткән җир Анам...
Мин яшим...Өч көнлек дөньяда,
Тәм табып,куанып тормышка...
Бу минем язмышым...
Аңларга кушмыйм да,кирәкми...!!!
Тимәгез бары тик язмышка...
(Азат Хакимзянов...23.04.2016 ел.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев