Әтнә таңы

Әтнә егетен армиягә озаттык

Үзем күрдем Чын егет армиядә сынала Ватанны саклау, халыкның азат һәм тыныч яшәешен тәэмин итү өчен армиядә хезмәт итү, тәвәкәллек һәм батырлык күрсәтү - һәр ир- егетнең төп вазыйфасы дип уйлыйм мин. Чыннан да, халык әйтмешли " Ил йомышы - олы йомыш ". Башкача була да алмый. Кайчандыр үзем дә...

Үзем күрдем

Чын егет армиядә сынала

Ватанны саклау, халыкның азат һәм тыныч яшәешен тәэмин итү өчен армиядә хезмәт итү, тәвәкәллек һәм батырлык күрсәтү - һәр ир- егетнең төп вазыйфасы дип уйлыйм мин.

Чыннан да, халык әйтмешли " Ил йомышы - олы йомыш ". Башкача була да алмый. Кайчандыр үзем дә шул вазыйфаны үтәр өчен армиягә алынып, хезмәт итеп кайттым. Эчке гаскәрләрдә башта Тольятти шәһәрендә укуларда, аннан соң Казанның Киров районында урнашкан хәрби часьтә хезмәт итәргә туры килде. Бер ел карап торышка бик аз гына кебек тоелса да, хезмәт итә башлагач хәйран вакыт икән. Кызык та, шул ук вакытта авыр да мизгелләре бик күп армия хезмәтенең. Тик шунысы бар - бу үзенә күрә бер сынау. Аны үткән кеше үзе генә аңлый, үзе генә белә. Безнең әтиләр заманында тагын да авыррак булган, билгеле. Егетләр ике, хәтта өч ел хезмәт иткәннәр. Ул вакытта армиядә булмаган егетләр белән кызлар да йөрмәгән, хәтта. Ә хәзер киресенчә, акча табып армиядән кала алган егет кызлар арасында иң кәттәсе булып санала бугай.

Реклама

Сыйныфташ егетләрем арасында хәрби һөнәрне гомер буена юлдаш итеп сайлаганнары да юк түгел. Ренат Мөхтәзиров , мәсәлән, 8 сыйныфны тәмамлауга ук шул юлга кереп китте. Башта хәрби училище, аннан соң институтны тәмамлады. Бүгенге көндә Севастополь шәһәрендә яши, Кара диңгездә илебез чикләрен саклый. Минем кебек Салават Әхмәтханов та Ватан алдында бурычны үтәп, Курильдәге Кунашир утравында хезмәт итеп кайтты. Казаннан ары чыкмаган авыл егетләре әнә шулай дөнья гизә. Армиядә хезмәт иткәнгә карап бер җиребез кителмәде, киресенчә, ныгып кына кайттык. Ренатны гына кара - арабызда иң кечкенәсе иде, хәзер барыбыздан да озын, киң җилкәле, русча әйтсәк " накаченный". Ә иң мөһиме - сайлаган юлына үкенми.

Ә узган атнаның шимбәсендә тагын бер сыйныфташыбыз хәрби хезмәткә алынды. Халиков Рамиль дә контракт буенча Севастополь шәһәрендә, разведка гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Аны бик зурлап озаттык. Олы Мәңгәр авылының Сабантуе уза торган урынында әзерләнгән шашлык исе борыннарны кытыклады. Шунда ук казанда тәмле пылау пеште. Озату кичәсенә авылның яшьләре , Рамильнең туганнары, дуслары җыелды. Киңәшләр, үгет - нәсихәтләр бирдек, бергәләп күңел ачтык. Гадәт буенча гармун уйнап, җырлар җырлап авыл әйләндек. Икенче көнне Казаннан, тимер юл вокзалыннан Рамилне озатып җибәрдек. Аңа ничек булгандыр, безнең үзебезгә бераз гына моңсу иде. Барыбыз да исән - сау әйләнеп кайтсын дип теләдек.

P.S. Рамилне сыйныфташыбыз Ренат иртәнге поезддан каршы алган инде. Шәһәр белән якыннанрак танышканнан соң, ул частенә хезмәт итәргә юнәлде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: