Әтнә таңы

Әтнә егетен кем кочагына алган

Күңелемне әсир иттең дә син, Урап алдың татлы кочакка...

Татлы сөю- татлы иреннәрдә,
Дөрләп яна җаннар учакта....

Татлы сөю тәме иреннәрдә,
Яна йөрәк татлы сөюдән...
Язмышымның тоям рәхәтлеген,
Синең өчен янып көюдән...

Исерәмен синең карашыңнан,
Югаламын серле күзеңдә...
Мәхәббәтнең иң иң кайнарлыгын,
Җыйдың микән иркәм үзеңә...

Иркәлидер ефәк толымнарың,
Талгын искән җилләр кагылып...
Ашкынамын синең яннарыңа,
Ап ак болытлардай агылып...

Азат Хакимзянов

Реклама

Ф.Филатова фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: