Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егетенә соңгы дога

Соңгы сүзем, соңгы догам... Безнең арадан кинәт китеп барган Күәм авылы укытучысы, дустым Равил Мөхтәр улы Садриевның рухына багышлыйм. Дустым! Бүген синең соңгы туең, Бик күп кеше килгән туеңа. Бу тормышны бик нык яратканга, Шулай биик тиз китәрмен, дигән уй Килмәгәндер синең уеңа. Хыялларым чынга аша, диеп, Канатланып йөргән чагыңда,...

Соңгы сүзем, соңгы догам...

Безнең арадан кинәт китеп барган Күәм авылы укытучысы, дустым Равил Мөхтәр улы Садриевның рухына багышлыйм.

Дустым! Бүген синең соңгы туең,
Бик күп кеше килгән туеңа.
Бу тормышны бик нык яратканга,
Шулай биик тиз китәрмен, дигән уй
Килмәгәндер синең уеңа.

Хыялларым чынга аша, диеп,
Канатланып йөргән чагыңда,
Күңелләрне безнең тетрәндереп,
Ишетелде авыр, кара хәбәр,
Матур җәйнең соңгы аенда.

Авыл өчен, халык өчен яшәп,
Сизмәдең дә гомер узганын.
Хыялыңны чынга ашырганда
Сиздең микән үзең, белдең микән
Йөрәгеңнең бик тиз тузгганын.

Изге гамәлләрне бик күп кылдың.
Гел яхшылык булды уеңда.
Кайтмаска дип сине озатканда
Изгелеген халык күрсен, диеп
Кояш нурын сипте юлыңа.

Соңгы юлга сине озатканда,
Урамнарга халык сыймады.
Авыл халкы үксеп елап калды
"Соңгы сүзем, соңгы догам",- диеп,
Күз яшьләрен һичкем тыймады.

Сентябрьнең алсу иртәсендә
Мәктәбеңдә сине көтәрләр.
Классыңны чәчкәләргә күмеп,
Көтәрләр дә... сине искә алып,
Моңсуланып кайтып китәрләр.

Авылдашлар искә алыр сине,
Очрашканда бергә җыелып.
Халык хәтерендә калыр өчен
Үзең язган авыл тарихында
Исемнәрең калды уелып.

Кинәт кенә китеп бардың бездән
Урының булсын җәннәт түрендә.
Кояш нурын көткән көнбагыштай
Сагынырбыз сине, юксынырбыз...
Сакланырсың хәтер күгендә.

Радик Гайфуллин,
Иске Кишет авылы


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев