Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егетен тагын Мәскәү тикшерде

Апрель аенда Арча-Әтнә хәрби комиссариатын Мәскәү тикшерде дип язган идем. Ул вакытта безнекеләрне генә тикшермәде Мәскәү, Саба белән Балтач та үтте бу тикшерүне. Хәрби учетның алып барылышын карадылар ул чакта. Нәтиҗәсе начар түгел иде, Россия буенча Татарстан беренче урынны алды. Бар да яхшы кебек иде, тик ТРның "Фидакәрь хезмәт өчен"...

Апрель аенда Арча-Әтнә хәрби комиссариатын Мәскәү тикшерде дип язган идем. Ул вакытта безнекеләрне генә тикшермәде Мәскәү, Саба белән Балтач та үтте бу тикшерүне.

Хәрби учетның алып барылышын карадылар ул чакта. Нәтиҗәсе начар түгел иде, Россия буенча Татарстан беренче урынны алды.

Бар да яхшы кебек иде, тик ТРның "Фидакәрь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән Әтнә егете Алмаз Борһанов җитәкләгән Арча- Әтнә хәрби комиссариатын шушы көннәрдә тагын тикшерде Мәскәү.

Бу юлы Россия Оборона министрлыгының генераль штабыннан килделәр. Алар тарафыннан хәрби комиссариатның бар эшчәнлеге өйрәнелде. Ә өйрәнерлек яңалыклар анда аз түгел. Эшчәнлеге, төзелеше, сакланышы, дигәндәй... - бу безнең күзлектән караганда шулай. Белгечләр күзлегеннән бәлки алай да түгелдер, дигән уй да килгәли ара-тирә.

Юк икән, Мәскәү тикшерүчеләре дә хәрби комиссариатның эшчәнлеген өйрәнгәннән соң, "4"ле билгесен куеп: "Мондагы кебек тәртип, сакланыш кайбер хәрби частьләрдә дә юк..." дигәннәр. Ә бу инде олы бәя! Шул югарылыкны сакларга насыйп булсын.

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев