Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егетенең гомере өзелде

Әтнә егетенең гомере өзелде Кичә, 24 март көнне, юл-транспорт һәлакәтендә Әтнә районының Күәм авылында туган Арча автотранспорт предприятиесендә баш инженер булып эшләгән Мәгъдүт Галимҗановның гомере фаҗигале өзелде. Ул бөтен хезмәт юлын шушы предприятиедә узды, коллективта олы ихтирам казанды. Аны АТП хезмәткәрләре генә түгел, бөтен Әтнә районы халкы олы йөрәкле, тыйнак,...

Әтнә егетенең гомере өзелде

Кичә, 24 март көнне, юл-транспорт һәлакәтендә Әтнә районының Күәм авылында туган Арча автотранспорт предприятиесендә баш инженер булып эшләгән Мәгъдүт Галимҗановның гомере фаҗигале өзелде. Ул бөтен хезмәт юлын шушы предприятиедә узды, коллективта олы ихтирам казанды. Аны АТП хезмәткәрләре генә түгел, бөтен Әтнә районы халкы олы йөрәкле, тыйнак, ярдәмчел һәм үз һөнәренең алыштыргысыз остасы буларак хөрмәт итә иде, чөнки ул якташларының һәр үтенеченә колак салып, көченнән килгән кадәр ярдәм итте...

Районыбыз җәмәгатьчелеге мәрхүмнең гаиләсенең тирән кайгысын уртаклаша.

Урыныгыз җәннәтнең түрләрендә, яткан туфрагыгыз мамыктай, караңгы гүрләрегез якты булсын, Мәгъдүт абый!.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев