Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егетенең күз яше нигә түгелгән

*** Мин ышанган идем...*** Мин ышанган идем сөюләргә, Язлар кебек ихлас булыр дип... Сүнмәс кебек иде йөрәкләрдә, Дөрләп янган сөю уты...Тик... Җилләр керде салкын,араларга, Өшеттеләр сөю гөлләрен... Ап-ак карлар күмде мәхәббәтне, Калды бары сагыш төннәрен... Сүнде ялкын...Бозга әйләнделәр, Йөрәктәге хисләр сүрелде... Җан әрнүе кайнар яшьләр булып, Тамчы-тамчы күздән түгелде... Мин...

*** Мин ышанган идем...***

Мин ышанган идем сөюләргә,
Язлар кебек ихлас булыр дип...
Сүнмәс кебек иде йөрәкләрдә,
Дөрләп янган сөю уты...Тик...

Җилләр керде салкын,араларга,
Өшеттеләр сөю гөлләрен...
Ап-ак карлар күмде мәхәббәтне,
Калды бары сагыш төннәрен...

Сүнде ялкын...Бозга әйләнделәр,
Йөрәктәге хисләр сүрелде...
Җан әрнүе кайнар яшьләр булып,
Тамчы-тамчы күздән түгелде...

Мин ышанган идем сөюләргә,
Алдандым мин ахры,түгелме...?
Гөлләр генә сулмый,мәхәббәт тә,
Була икән кыска гомерле...
(Азат Хакимзянов...03.05.2016 ел...)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев