Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егетенең сагышы

***** Саубуллашу...***** Сау бул..!!!- дисең...Инде кабат-кабат, Очрашмаслар дисең ,карашлар... Артта калыр,онытылыр безнең, Бәхет эзләп йөргән тарафлар... Китәм...!!!-дисең,башың аска иеп, Эзләмә дә,-дисең эзләрне... Сагыш тамчылары яшең булып, Чылаталар моңсу күзләрне... Сау бул...!!!-дисең...Соңгы өметеңне, Учка алып кысып тотасың... Сөю катыш аерылышу моңы җанда, Сизә күңелем утлар йотасын... Офыкларда юллар...Билгесезлек... Әрни йөрәк үзәк...

***** Саубуллашу...*****

Сау бул..!!!- дисең...Инде кабат-кабат,
Очрашмаслар дисең ,карашлар...
Артта калыр,онытылыр безнең,
Бәхет эзләп йөргән тарафлар...

Китәм...!!!-дисең,башың аска иеп,
Эзләмә дә,-дисең эзләрне...
Сагыш тамчылары яшең булып,
Чылаталар моңсу күзләрне...

Сау бул...!!!-дисең...Соңгы өметеңне,
Учка алып кысып тотасың...
Сөю катыш аерылышу моңы җанда,
Сизә күңелем утлар йотасын...

Офыкларда юллар...Билгесезлек...
Әрни йөрәк үзәк өзгәләп...
Шытып кына килгән сөюләрне,
Ник соң бүлә язмыш,телгәләп...?
(Азат Хакимзянов...29.07.2016 ел.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев