Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егетенең сөю гөлләре сүнмәсен

Сулмасын сөюнең гөлләре... Ник ярсый бу йөрәк? Көннәрем көн түгел, Буталган төн белән көннәрем... Сулкылдый җанымның иң нечкә кыллары, Өшетмә язмышым сөюнең гөлләрен...!!! Сөюнең гөлләре корауга төренгән, Көтәләр бер тында җылы наз... Юк җавап... Чакрымнар артында тын гына, Бары тик яңгырый кайтаваз... Күренер-күренмәс,томаннар артында, Син калдың...Ә гөлләр үрелә назыңа... Калдырма...

Сулмасын сөюнең гөлләре...

Ник ярсый бу йөрәк? Көннәрем көн түгел,
Буталган төн белән көннәрем...
Сулкылдый җанымның иң нечкә кыллары,
Өшетмә язмышым сөюнең гөлләрен...!!!

Сөюнең гөлләре корауга төренгән,
Көтәләр бер тында җылы наз...
Юк җавап... Чакрымнар артында тын гына,
Бары тик яңгырый кайтаваз...

Күренер-күренмәс,томаннар артында,
Син калдың...Ә гөлләр үрелә назыңа...
Калдырма уралып салкыннар эчендә,
Ал сөю гөлләрен,ал яшьлек языңа...

Ник ярсый бу йөрәк?Сизелер-сизелмәс,
Әйләнә таҗлары гөлләрнең,бозларга...
Корауга төренгән гөлләрем,сулдылар,
Соң инде...Соңладык назларга...
(Азат Хакимзянов...03.11.2016 ел...)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев