Әтнә егетеннән яңа шигырь
Телисеңме,яңгыр тамчысыдай, Тамып керәм синең төшеңә... Учларыңа тамып төшү бәхет, Синдәй якын,сөйгән кешеңә... Телисеңме,назлы җилләр булып, Иркәләрмен сине битеңнән... Кояш нуры булып үбеп алам, Иренеңнең кайнар читеннән... Телисеңме,хәтфә үләннәрдәй, Җәелермен йөргән юлыңнан... Ялан тәпи йөргән чакларыңда, Җитәкләрмен сине кулыңнан... Әгәр инде туңсаң,өсләреңә, Ак болыттан юрган ябармын... Төшләреңдә түгел,өннәреңдә, Сиңа илтәр...
Телисеңме,яңгыр тамчысыдай,
Тамып керәм синең төшеңә...
Учларыңа тамып төшү бәхет,
Синдәй якын,сөйгән кешеңә...
Телисеңме,назлы җилләр булып,
Иркәләрмен сине битеңнән...
Кояш нуры булып үбеп алам,
Иренеңнең кайнар читеннән...
Телисеңме,хәтфә үләннәрдәй,
Җәелермен йөргән юлыңнан...
Ялан тәпи йөргән чакларыңда,
Җитәкләрмен сине кулыңнан...
Әгәр инде туңсаң,өсләреңә,
Ак болыттан юрган ябармын...
Төшләреңдә түгел,өннәреңдә,
Сиңа илтәр юлны табармын...
(Азат Хакимзянов...29.10.2015г)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев