Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егетләре Арчаны тагын бер чишмәле иттеләр

Изгелек эшлә дә суга сал, халык белмәсә балык белер, диләр. Тик бу изгелекне халык бәяләми калмас. Арчада яшәүче Әтнә егетләре игътибардан читтәге, Березин урамы белән янәшә урнашкан яр астындагы чишмәне өйле иттеләр. Яр астына төшә торган баскычына кадәр эшләп куйдылар. -Суы тәмле, сихәтле, дип әйтә борынгылар. Чишмә суы чишмә суы...

Изгелек эшлә дә суга сал, халык белмәсә балык белер, диләр. Тик бу изгелекне халык бәяләми калмас.

Арчада яшәүче Әтнә егетләре игътибардан читтәге, Березин урамы белән янәшә урнашкан яр астындагы чишмәне өйле иттеләр. Яр астына төшә торган баскычына кадәр эшләп куйдылар.

-Суы тәмле, сихәтле, дип әйтә борынгылар. Чишмә суы чишмә суы инде, эчкэн кеше рәхәтен дә, шифасын да күрсен...- диләр үзләренен исемнәрен күрсәтергә теләмәгән игелек эшләүчеләр.

Язмаска да кушканнар иде. Ә без язмыйча түзә алмадык, шундый матурлыкны ничек күрсәтмисен инде, әле аны белмәүчеләр күптер...

Саваплы эш эшләп үзен мактанмаганда савабы күбрәк була, диләр. Чит кеше бу гамәлне күреп, язганда, сөйләгәндә савап кимеми...- шулай дип язалар дини китапларда.

Исемегезне күрсәтмәдек, изге гамәл кылуыгыз белән горурланганыбызны күрсәтми кала алмыйбыз, булдыргансыз!

Кулларыгыздан куаныгыз, игелек тулы йөрәгегез вакытыннан алда тузмасын, ир- егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев