Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егетләре армиядә прәннек ашый

Җитмәсә җае да чыгып тора. 1 апрельдән Россиядә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды.Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта беләсез инде, ә менә вафли-прәннек хакында... юк. Шул хакта тәфсилләбрәк язасым килә. Бәлки бу мәкаләдән соң, улларын хәрби хезмәткә чыгарып җибәрергә тиешле әниләрнең җаны азрак тынычлык табар. Рәсми хәбәрләргә генә...


Җитмәсә җае да чыгып тора. 1 апрельдән Россиядә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды.Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта беләсез инде, ә менә вафли-прәннек хакында... юк.
Шул хакта тәфсилләбрәк язасым килә. Бәлки бу мәкаләдән соң, улларын хәрби хезмәткә чыгарып җибәрергә тиешле әниләрнең җаны азрак тынычлык табар. Рәсми хәбәрләргә генә нигезләнмим, армия хезмәтен, үзебезнең егетләрнең ничек хезмәт итүләрен үз күзләре белән күреп, бер өстәл артына утырып солдатлар белән бергә ашап, казармада йоклап кайткан Күңгәр авыл җирлеге башлыгы Илнар Галиәхмәтов, Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары начальнигы Алмаз Борһанов белән сөйләшеп, барысы хакында төпченгәннән соң язам. Алар сөйләгәннәрне Саратов өлкәсенең Шихани шәһәрендә урнашкан 71432 нче хәрби частька җитәкчеләр белән бергә барган, солдатлар белән аралашып кайткан хәрби бердәмлек оешмасы рәисе Сергей Лимус улы да, жырчы-баянчы Таһир да раслый. Бу частьта Арча һәм Әтнә районнарыннан киткән 52 солдат хезмәт итә. Алар белән булган телекүперләр турында бәян итеп бардым. Чөнки монда бездән киткән егетләрнең күпчелеге хезмәт итә, шунысы куанычлы, бу часть безнең хәрби комиссариат белән хезмәттәшлек итә, егетләребезне әзерлекле, тәртипле булганнары өчен үз итәләр. Ике район исеменнән барган делегация вәкилләренә, ике район хакимиятенә дә хәрби часть җитәкчелеге "Рәхмәт хаты" биреп җибәргән.
"Күчтәнәчләр алып бардык"
- Хәрби комиссариатның микроавтобусы белән бер көн бардык. Бик әйбәт каршы алдылар. Солдатларның яртысы полигонда шөгыльләнә иде. Полигон дигәннәре хәрби шәһәрчектән 5 километр читтә урнашкан. Без үзебезнең күчтәнәчләр (чәкчәкләр) белән бергә әти-әниләр җибәргән посылкаларны алып барган идек. Аларга бик шатландылар, рәхмәт әйттеләр. Бергәләп утырып чәй эчтек. Шәһәрчектә обелиск бар, мин ике венок алып барган идем, арчалар да алганнар, веноклар куйдык. Баянчы, җырчы егетебезнең чыгышларын да бик яраттылар. Шихани - матур, җыйнак шәһәр, чиста. Казармаларда булдык. Яшәү шартлары бик яхшы, кунакханә бүлмәләре кебек, аерым гына түгел, бөтенесе бергә, кроватьлар тезелеп киткән. Чиста, якты, җылы. Юынырга душлар бар. Егетләр зарланмыйлар, борчылмаска куштылар. "Дедовщина юкмы?" дип, кат-кат сорадык. "Юк",- диделәр. Шик юк, үзара тигез аралашалар, Һәрберсендә телефон. Хөкүмәт биргән телефоннарны атнага бер генә көн биреп сөйләштерәләр, аннан соң җыеп алалар икән, ә икенчесе-үзләренеке. Теләгәндә шалтыратып сөйләшеп була. Безнең районның ике егете салкын тидереп, госпитальдә ята иде. Аларның хәлен белергә дә бардык. Казармада йокладык. Икенче көнне иртән торып, сәгать 7 дә полигонга киттек. Зур палаткалар куелган, эчендә - ике тимер мич. Солдатлар белән бергә ашадык. Токмач сосиска белән, сыер мае, ипи, күкәй, бер прәннек, бер вафли, чәй- бу бер ашау. Тамак туярлык. Барысының да кәефләре көр, без килгәнгә шатландылар, рәхмәт әйттеләр. Солдатларның бер өлеше 9 майда Мәскәүдә Кызыл мәйданда узачак парадка әзерләнә иде. Мин үзебезнең җирлектән киткән ике егетне- Әкбәров Илмир белән Сәмигуллин Редаилны күреп, сөйләшеп кайттым. Солдат тормышының кыенлыгы хәрби режим белән бәйле булса гына, башкасы әйбәт, зарланырлык түгел- дип сөйли Илнар Илдар улы.
- Бу частьта 81 егет хезмәт итә, 52 се - безнекеләр. Бу үзенә үзе сөйли торган факт. Ел саен делегация белән баручылар да, елына 3-7 телекүпер оештыручылар да без генә. Мактану түгел бу, ә килешеп эшләвебезне, бездән киткән солдатларның хәлләрен белешеп торуыбызны әйтергә телим. Башка частьлар белән дә еш аралашабыз, барып та кайтам, телекүперләр дә үткәрәбез. Язгы чакырылышта Арча һәм Әтнә районнарыннан 85 егет хәрби хезмәткә китәчәк. Шуның 13 е- Әтнәнеке. Чакырылыш комиссияләре башланды, егетләр медицина тикшерүе үтә. Үзем дә кайтып, аралашып, табиблар белән сөйләштем. Оештыру яхшы. Бу чакырылышта югары белемле, урта махсус белемле, машина йөртү таныклыклары булган егетләрне җибәрәбез. Хезмәт итү 1 ел, солдатлар бөтен Россия буенча хезмәт итәчәкләр, алдан әйтеп булмый. Контракт буенча хезмәт итәргә дә ир-егетләрне җыябыз - дип ачыклык кертә хәрби комиссар Алмаз Әгъзәм улы.
Хәрби хезмәткә беренче солдатлар 15 майда китә башлыйлар. Һәркайсына исән-имин хезмәт итеп, туган ягына кайтырга язсын. Хәерле сәгатьтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев