Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егетләре армиягә каз түшкәсе алырмы?

Бүген кичке якта Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариатындагы ыгы-зыгыга игътибар иткәнсездер. Машиналар да, әти-әниләр дә, журналистлар да шунда иде. Очрашудан соң шау-гөр килеп, фотога да төштеләр әле. Ни булган дисезме? Хәрби комиссар Алмаз Борһанов иртәгә иртән армиягә китәсе призывникларны, аларның әти-әниләрен җыеп сөйләште, аңлатты. Егетләр китәчәк хәрби частьлар турында...

Бүген кичке якта Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариатындагы ыгы-зыгыга игътибар иткәнсездер.

Машиналар да, әти-әниләр дә, журналистлар да шунда иде. Очрашудан соң шау-гөр килеп, фотога да төштеләр әле.

Ни булган дисезме? Хәрби комиссар Алмаз Борһанов иртәгә иртән армиягә китәсе призывникларны, аларның әти-әниләрен җыеп сөйләште, аңлатты. Егетләр китәчәк хәрби частьлар турында да мәгълүмат бирде.

Ә сораулар күп булды, көлделәр дә, елмайдылар да, рәхмәт тә әйттеләр.

- Егетләр, иртәнге сәгать алтыда монда буласыз, бер машина озатучылар төяп киләсе түгел, кызлар да, елаучылар да кирәкми. Әти-әниләрегеә булса җитә.

- Әти-әниләр, улларыгызга ашарга бер каз түшкәсе, үрдәк-тавык тыгасы түгел. Аз-азлап, 3-4 тапкыр ашарлык кына булсын. Татвоенкоматта аларны күп булса 3 көн тоталар...- дип аңлатты комиссар.

-Элекке кебек яка тегәме алар?

- Тегәләр...

-Якага материал җибәрергә кирәкмиме?

- Юк...

Сөйләшү- аңлашу шул рухта дәвам итте.

Калганын иртәгә язармын... фотоларын да карарсыз.

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев