Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егетләре хәрби җыенга җыелды

Елдагы традиция буенча Әтнә мәктәпләрендә укучы 10 сыйныф егетләре хәрби җыеннарда катнашу өчен Каенсар урманы янындагы аланлыкка җыелды. Әлеге биш көнлек җыеннарда 7 мәктәптән барысы 33 егет катнаша. Биредә барысы да хәрби хезмәттәгечә. Егетләр тактик күнегүләрдә катнаша, автоматтан атарга, строевой смотр, хәрби топографияне һәм Уставны өйрәнә. Шулдай ук ГТО нормативлары...

Елдагы традиция буенча Әтнә мәктәпләрендә укучы 10 сыйныф егетләре хәрби җыеннарда катнашу өчен Каенсар урманы янындагы аланлыкка җыелды. Әлеге биш көнлек җыеннарда 7 мәктәптән барысы 33 егет катнаша. Биредә барысы да хәрби хезмәттәгечә. Егетләр тактик күнегүләрдә катнаша, автоматтан атарга, строевой смотр, хәрби топографияне һәм Уставны өйрәнә. Шулдай ук ГТО нормативлары тапшыру һәм патриотик тәрбия бирү дә беренче урында тора. Егетләрнең кулларын күкрәкләренә куеп, Россия гимнын җырлауларын күргәч, анысына бөтенләй дә шигем калмады. Җыендагыларны иртә һәм көндез Күшәр үзәкләштерелгән мәктәп ашханәсе ашатса, кичкә казанны чираттан үзләре асалар. Хәрби лагерьның җитәкчесе - Күәм мәктәбеннән Булат Зарипов, физик әзерлек өчен Нәкыйп Мәгъсүмов җавап бирә, военрук- Күңгәр мәктәбеннән Рафил Сибагатуллин. Шулай ук район мәктәпләреннән укытучылар - Радик Шәрәфиев, Гомәр Хафизов, Илшат Әсфәнов, РАфил Миңнебаев та биредә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев