Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егетләре осталыкларын бәйгедә сыный (фотолар)

Бәйге Һөнәр - егет канаты Гади эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсе бетеп барган заманда яшибез. Яшьләребезгә ак һөнәрләр- юрист, хисапчы кебекләр, әбиләр әйтмешли чиста - пөхтә киенеп эшли торганраклары күбрәк ошый. Әмма шул ук вакытта җир белән бәйле һөнәрләр белән кызыксынучылар да юк түгел. Бүгенге мәгариф үзенчәлекләре шартларында 9 сыйныф укучыларының нәкъ...

Бәйге

Һөнәр - егет канаты

Гади эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсе бетеп барган заманда яшибез. Яшьләребезгә ак һөнәрләр- юрист, хисапчы кебекләр, әбиләр әйтмешли чиста - пөхтә киенеп эшли торганраклары күбрәк ошый.

Әмма шул ук вакытта җир белән бәйле һөнәрләр белән кызыксынучылар да юк түгел. Бүгенге мәгариф үзенчәлекләре шартларында 9 сыйныф укучыларының нәкъ менә шундый һөнәр сайлавы яңалык түгел. Соңгы елларда андыйлар өчен кызыклы бәйгеләр дә үткәрелеп тора. WSI - әнә шундыйлардан.

WorldSkills International (WSI) - халык- ара коммерцияле булмаган ассоциация. Аның максаты бөтен дөнья буенча һөнәри әзерлек стандартларын күтәрү, гади эшче хезмәтләрен бөтен дөнья буенча уздырылган бәйгеләр аша популярлаштыру. Ул 1953 елда оештырыла. Бүгенге көндә оешма эшчәнлегендә 72 дән артык ил катнаша. Әлеге бәйгеләрдә 22 яшькә кадәр булган яшьләр төрле һөнәрләрдә үзләренең осталыгын күрсәтә. "Эшче куллар олимпиадасы" дип тә аталган бу чемпионат ике елга бер тапкыр уза. Аның структурасына 6 магистраль юнәлештәге 45 һөнәри компетенция керә. Алар арасында төзелеш технологияләре, иҗат һәм дизайн, мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, җитештерү һәм инженер технологияләре, хезмәт күрсәтү өлкәсендәге технологияләре , шулай ук транспорт һәм робототехника өлкәсе кебекләре бар. Чемпионат бәйгеләрендә 60 тан артык ил катнаша. Кайбер илләрдә чемпионат җиңүчеләренә аерым ташламалар да каралган. Кореяда мәсәлән, бу бәйгедә җиңүче егетләр армия хезмәтеннән азат ителә.

Инде үзебезнең Әтнәбезгә кире кайтыйк. Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында шушы көннәрдә бәйге буенча эчке чемпионат узды. Авыл хуҗалыгы машиналары буенча укытучы Айдар Биккинин уздырган бу чарада механика бүлегеннән 8 егет катнашты. Егетләр авыл хуҗалыгы техникасының электр җиһазларын , двигатель клапанын, пресс- подборщигын,шулай ук комбайн жаткасын көйләү һәм тракторны фигуралы йөртү буенча үзара көч сынаштылар. Чемпионатның җиңүчесе исемен 412 группа студенты Булат Мөхәммәдиев алды. Икенче урында - шул ук группадан Айнур Сабиров, өченче урында - 411 группадан Илнар Мингазов. Җиңүчеләр декабрь аенда республика районнарының берсендә узачак сетевой чемпионатта катнашачак.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев