Әтнә егетләре ут нокталарын читләп үткән
Армиядә хезмәт итүче, Әтнәдән яз һәм көз айларында киткән 20 егетнең әти- әнисе тыныч була ала. "Аллага шөкер, киткән егетләрнебезнең берсе дә ут нокталарында түгел, һәркайсы хезмәт иткән часть әйбәтләрдән санала.Һәм һәр часть белән элемтәгә кердек, 2 февраль көнне 20 егет хезмәт иткән частькә хатлар юлладык, хатларда киләчәктә бу часть...
Армиядә хезмәт итүче, Әтнәдән яз һәм көз айларында киткән 20 егетнең әти- әнисе тыныч була ала.
"Аллага шөкер, киткән егетләрнебезнең берсе дә ут нокталарында түгел, һәркайсы хезмәт иткән часть әйбәтләрдән санала.Һәм һәр часть белән элемтәгә кердек, 2 февраль көнне 20 егет хезмәт иткән частькә хатлар юлладык, хатларда киләчәктә бу часть белән берлектә без, Арча, Әтнә хәрби комиссариаты, ниләр эшли алабыз ( мәсәлән, телемостлар уздыру) - сүз шул турыда бара. Чакырылыш саен шул рәвешле эшли башлыйбыз, күп частьләр безнең тәкъдимнәрне кабул итәләр, һәм без егетләр хезмәт итеп кайтканчы шул часть белән элемтәдә булабыз, барып-кайтуларны оештырабыз. Быел да шулай булыр дип уйлыйм. Егетләребез Арчадан киткәннәре дә, Әтнәнекеләр дә хәзерлекле, ышанычлы, еллар гына тыныч булсын. Әле хезмәт итә генә башладылар, ә безгә инде Саратовтагы частьтән егетләр өчен рәхмәт әйтеп, "Рәхмәт хаты" килде. Горурланабыз билгеле..."- ди ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары начальнигы Алмаз Борһанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев