Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егетләрен армиягә музейдан озаттылар

Хәрби хәзерлек Әтнә егетләрен армиягә музейдан озаттылар 2 июль көнне, Арча һәм Әтнә районнары егетләрен армиягә озаттылар. Дөрес гел озатабыз. Иң куанычлысы, дога белән озатабыз, дога белән каршы алабыз, һәр атнаның җомга көнендә егетләребезнең исәнлеге өчен мәчетләрдә дога кылына. Хәрби комиссар Алмаз Борһанов керткән яңалык бу, егетләрне армиягә озатканда агач...

Хәрби хәзерлек Әтнә егетләрен армиягә музейдан озаттылар

2 июль көнне, Арча һәм Әтнә районнары егетләрен армиягә озаттылар. Дөрес гел озатабыз. Иң куанычлысы, дога белән озатабыз, дога белән каршы алабыз, һәр атнаның җомга көнендә егетләребезнең исәнлеге өчен мәчетләрдә дога кылына. Хәрби комиссар Алмаз Борһанов керткән яңалык бу, егетләрне армиягә озатканда агач утырту кебек традиция дә бар, хәрби комиссариат каршында үсеп килүче агачлар моңа дәлил. Тагын бер матур гадәт барлыкка килергә охшап тора, 1 июль көнне егетләрне армиягә озату Яңа Кишет авылындагы Гани Сафиуллин музеенда үтте.

- Егетләребезне армиягә озатуны тантаналы шартларда уздырырга тырышабыз, үзләренең кирәкле һәм кадерле икәнлекләрен белеп китсеннәр. Шушындый батырлар тәрбияләгән җирлектә үскән, төбәгеннән чыккан шәхесләрне белеп, алар белән горурланган егетләр армиядә дә начар хезмәт итми. Безгә килгән рәхмәт хатлары әнә шул хакта сөйли. Солдат киткәннән кайтканчыга кадәр без аларны игътибар үзәгендә тотабыз. Хәлләрен сорашабыз, бәйрәмнәр белән котлыйбыз, әти-әниләре белән телемост аша очраштырабыз. Хәтта солдатлар хезмәт иткән частькә барып, аларның нинди шартларда хезмәт итүләрен карап кайтабыз. Бу юлы озатуны Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музеенда оештырырга булдык....- дип сөйли Арча һәм Әтнә районнарының хәрби комиссары Алмаз Борһанов.

Бу чакырылышта районыбыздан 13 егет армиягә китте, Арчадан -84 егет. Гадәттәгечә чакырылыш буенча план үтәлгән. Иң сөендергәне, "Егетләребез армиягә үзләре теләп китәләр, әзерлекләре дә яхшы", - ди комиссар. Гадәттәгечә егетләрнең исән-сау кайтуын теләп Рәмис хәзрәт Гарифуллин догалар укып багышлады. Музей җитәкчесе, китапханәче Гөлфия Габитова геройның музее белән таныштырды. Арча ЗУЭСЫ җитәкчесе Рөстәм Гомәров тә булачак солдатларны котлады, ә авылның тыл ветераннары хатирәләре белән уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев