Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә “Татэнергосбыт”ы үзәккә күчте

Дүшәмбе көнне рәсми рәвештә "Татэнергосбыт" ачык акционерлык җәмгыятенең район бүлеге эшли башлады. Хәзер ул Олы Әтнәнең үзәгенә, автовокзал янына күчте. Шөкер, җыйнак, шул ук вакытта эчтән дә, тыштан да ялтырап торучы матур бина оештырдылар. Өч ай эчендә төзеп бастырдылар. Тантанада район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов, "Татэнергосбыт" директоры Рифнур Хәйдәр...

Дүшәмбе көнне рәсми рәвештә "Татэнергосбыт" ачык акционерлык җәмгыятенең район бүлеге эшли башлады.

Хәзер ул Олы Әтнәнең үзәгенә, автовокзал янына күчте. Шөкер, җыйнак, шул ук вакытта эчтән дә, тыштан да ялтырап торучы матур бина оештырдылар. Өч ай эчендә төзеп бастырдылар. Тантанада район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов, "Татэнергосбыт" директоры Рифнур Хәйдәр улы Сөләйманов, үсеш буенча урынбасары Гөлнара Тимерхан кызы Сәярова, оешманың Идел буе бүлеге начальнигы Айрат Гарәфетдин улы Сәләхетдинов, клиент сервисын оештыру бүлеге начальнигы Марина Германовна Кузнецова, район "Татэнергосбыт" җитәкчесе Равилә Рәкыйп кызы Мөхәммәтгалиева, "Татэнергосбыт"ның пресс-хезмәт җитәкчесе һәм филиал белгечләре катнашты.

Әлеге бинаның төп максаты - абонентлардан түләүләр кабул итү, килешүләр төзү... Шул ук вакытта төрле электр җиһазларын да биредә сатып алырга була.

Кассадагы кызлар белән кыскача әңгәмә корырга өлгердем.

- Октябрь аенда көн саен уртача 80 абонент килде, - диләр горурланып. Монда бинаның уңайлы җирдә урнашуы да зур роль уйный күрәсең.

Түләүләрне шәхси кабинет аша башкару өстенлеклерәк үзе. Шулай да бирегә килеп түләсәгез үкенмәссез, яңа бинаны карап китәрсез. Бинаның төп өлешен физик затларны кабул итү залы алып тора. Юридик затлар өчен дә аерым кабинет бар. Әйтүләренчә, бүгенге көндә 5165 - физик һәм 119 юридик затка хезмәт күрсәтәләр.

Тантаналы чара хөрмәтенә видеопрезентация дә әзерләгәннәр. Кунакларны оешма, аның уңышлары, эшчәнлекләренә бәйле саннар белән таныштырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев