Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызы тагаракта түгел хәзер...

Ары халкы суга интегә дисәк дөрес булмас, авыл эчендә коелары бар. Тик менә көтүлекләрендә су юк иде. Терлекләрне эчертү өчен әллә кайларга бара иделәр. Ниһаять, сөт җыючы Рәфикъ Фәйзрахманов терлекләрне сулы итте. Бу хакта Арылар болай диләр: "...Аптырамагыз, фотода безнең көтүлек җире сурәтләнгән. Ничә еллардан бирле хуҗалык сыерлары көтүлектә сусыз...

Ары халкы суга интегә дисәк дөрес булмас, авыл эчендә коелары бар. Тик менә көтүлекләрендә су юк иде. Терлекләрне эчертү өчен әллә кайларга бара иделәр. Ниһаять, сөт җыючы Рәфикъ Фәйзрахманов терлекләрне сулы итте. Бу хакта Арылар болай диләр:

"...Аптырамагыз, фотода безнең көтүлек җире сурәтләнгән. Ничә еллардан бирле хуҗалык сыерлары көтүлектә сусыз тилмерәләр иде: эчәргә су юк аларга, быел тагын көтүдә йөрергә үгезе юк. Менә бу Райлә Кадимова утырган тагаракларда кайчан су булыр икән, дип тилмерә идек. Ниһаять, авылыбызда туып үскән,шушында көн күргән,эшмәкәр егетебез Фәйзрахманов Рәфикъ күпләрне борчыган мәсьәләне хәл итте дә куйды. Көн саен үзенең шәхси техникасы белән көтүлеккә су илтә башлады ул. Хайваннар сусыз түгел хәзер бу эссе көннәрдә, Аллага шөкер. Авылыбыз белән рәхмәт укыйбыз үзеңә, Рәфикъ. Рәхмәт сиңа, кирәкле, файдалы эш эшлисен.... Эшләрен уң булсын, Ходай Тәгалә сине сәламәтлектән, гаилә тигезлегеннән аермасын."

Менә шундый Рәфикъ кебекләр булганда яши әле ул авыл!

Фидаил КАДИМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев