Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә эшмәкәрләре колагына

Федераль закон нигезендә алкоголь продукциясен җитештерүдән алып, ваклап сату өлкәсен контрольдә тоту максатыннан, бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы гамәлгә керәчәк. Бу система завод контейнерында җитештерелгән шешәнең, савыты да, савыт эчендәге сыеклыкның үзгәрмәгән килеш кулланучыга барып җитүен тәэмин итәчәк. Шуңа күрә дә исерткеч эчемлекләр белән сату итүче эшмәкәрләргә әлеге программаны булдыру...

Федераль закон нигезендә алкоголь продукциясен җитештерүдән алып, ваклап сату өлкәсен контрольдә тоту максатыннан, бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы гамәлгә керәчәк. Бу система завод контейнерында җитештерелгән шешәнең, савыты да, савыт эчендәге сыеклыкның үзгәрмәгән килеш кулланучыга барып җитүен тәэмин итәчәк. Шуңа күрә дә исерткеч эчемлекләр белән сату итүче эшмәкәрләргә әлеге программаны булдыру өстендә кайгыртырга кирәк. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәшит Шаһидуллин: - Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын (ЕГАИС) булдыруны бүгеннән үк кайгыртырга кирәк. Чөнки 2016 елның 1 гыйнвареннән әлеге прорамма нигезендә сату итәргә кирәк булачак. Шунысын да искәртәсе килә, әлеге яңалык аракы, шәраб сатучыларга гына түгел, сыра сатканнарга да кагыла. Инде килеп туган сорауларыгызга җавап табар өчен, программа белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча миңа мөрәҗәгать итә аласыз. Иң элек алдан 2-10-20 телефонына шалтыратып кабул итүгә язылсагыз яхшырак булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев