Әтнә таңы

Әтнә эшмәкәрләре соравына прокурор җавабы

Район прокуратурасына соңгы арада ниндидер эшчәнлек, мәсәлән, консультация бирү, төрле техника ремонты, башка төр хезмәтләр күрсәтүне (телдән дә, язмача формада да) башкару буенча бик күп мөрәҗәгатьләр керә.Ни өчен аларның күп өлеше аноним формада булуын берничек тә аңлата алмыйм. Гариза язучы соравы буенча җавапны "Әтнә таңы" район газетасына юллыйм. Гражданинның эшмәкәрлек...

Район прокуратурасына соңгы арада ниндидер эшчәнлек, мәсәлән, консультация бирү, төрле техника ремонты, башка төр хезмәтләр күрсәтүне (телдән дә, язмача формада да) башкару буенча бик күп мөрәҗәгатьләр керә.Ни өчен аларның күп өлеше аноним формада булуын берничек тә аңлата алмыйм. Гариза язучы соравы буенча җавапны "Әтнә таңы" район газетасына юллыйм.

Реклама


Гражданинның эшмәкәрлек эшчәнлеге - шәхсән үз тәвәккәллеге белән башкарылучы, законлы рәвештә бу сыйфатта теркәлгән затлар тарафыннан милекне куллану, товар сату, нидер эшләү яки хезмәт күрсәтү буенча систематик керем алуга юнәлдерелгән эшчәнлек ул. Бу эшмәкәрлек эшчәнлегенең легаль аңлатмасы, ул закон чыгаручы тарафыннан РФ Гражданнар кодексында теркәлгән.
Шулай итеп, эшмәкәрлек эшчәнлеге ниндидер эшчәнлекне билгеле бер өлкәдә яки законнардагы кебек икътисади эшчәнлек төрен башкаруны күз алдында тота. Урман, балалар товарлары, ашамлыклар, медикаментлар һ.б. белән сәүдә итәргә мөмкин. Хәзерге вакытта безнең ил территориясендә гамәлдә булган икътисади эшчәнлекнең исемлеге, ОКВЭД яки Икътисади эшчәнлек төрләренең Бөтенроссия классификаторы бар. Ягъни эшмәкәрлек эшчәнлеген ниндидер икътисади эшчәнлек нигезендә башкарырга була.
Эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнергә теләгән кеше законнарны белергә генә түгел, ИП (шәхси эшмәкәрлек) өчен нинди до­кументлар кирәклеген дә күзалларга тиеш. Физик зат­ны шәхси эшмәкәр сыйфа­тында теркәр өчен үзеңнең эшчәнлегеңне прописка - ФНС РФ буенча теркәргә һәм ИПны рәсмиләштерү (ачу) өчен түбәндәге документларны тапшырырга кирәк: билгеле бер формадагы физик затны шәхси эшмәкәр итеп дәүләт теркәве турында гариза; ИПны теркәгән өчен дәүләт пошлинасын түләгәнлеккә квитанция (төп нөсхә); пас­портның барлык битләре күчермәсе; ИНН, ИНН алу турындагы белешмә күчермәләре; контакт мәгълүматлары - салым инспекциясеннән сезгә хатлар килсен өчен почта адресы. Теркәү салым органнары тарафыннан сез теркәлгән, ягъни пас­портыгыздагы теркәү урыны буенча торак пунктта башкарыла. Әгәр дә сез бер районда теркәлеп, икенче районда яшәсәгез, ИПны барыбер төп теркәлгән урын буенча теркәргә кирәк. Бу очракта ИПны теркәү документларын почта буенча уведомлениеле түләүле хат белән җибәрергә була. Теркәү процедурасын үткәннән соң яңа ИПга тиешле документлар бирелергә тиеш.
ИП теркәлгәннән соң тү­бәндәге документлар ки­рәк: ИПны теркәү турында шәһадәтнамә (ОГРНИП); са­лым учетына куйган­лыкка шәһадәтнамә (ИННИП); ЕГРИП өземтәсе. Югарыдагы документларны алганнан соң, сез эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнә аласыз һәм сезгә мөһер һәм банкта расчет счетын ачарга кирәк булачак, моның өчен билгеле бер документлар кирәк.
Законлы эшмәкәрлек эшчәнлеге билгеләренең берсе - дәүләт теркәве.
Законсыз эшмәкәрлек эшчәнлегенә түбәндәге билгеләр хас:
1. Икътисадый эшчәнлекнең үзбуйлылыгы һәм аны башкаруда тәвәккәллек итү;
2. Эшчәнлекнең максаты буларак систематик рәвештә керем алу;
3. Керем чыганагы буларак милекне куллану, товарлар белән сәүдә итү, ниндидер эш эшләү яки хезмәт күрсәтү.
Шул ук вакытта эшмәкәрлек эшчәнлеге сыйфатларын законсыз эшмәкәрлек эшчәнлеге формаларыннан аера белергә кирәк, алары РФ ҖКның 171нче маддәсе диспозициясендә беркетелгән.
Югарыда күрсәтелгән сыйфатларны киңрәк күзаллыйк, шулай ук эшмәкәрлек эшчәнлеген башка төр эшчәнлекләрдән аерыйк, чөнки алар законсыз эшмәкәрлек формалары булып тормыйлар.
Беренче билге - икътисадый эшчәнлекнең үзбуйлылыгы һәм аны тәвәккәл итеп башкару.
Мөстәкыйльлек: ул эшмәкәр - физик яки юридик затның үз исеменнән, үз ирке белән һәм үз файдасы өчен турыдан-туры гражданлык әйләнешендә катнашуын күздә тота. Икътисадый эшчәнлек, мөстәкыйльлектән башка гына, эшмәкәрлек эшчәнлеге сыйфатында карала алмый. Мондый эшчәнлек күп очракта, юридик яктан тиешле тәртиптә теркәлмәгән хезмәт килешүе белән беркетелә. Хезмәт килешүе гражданлык-хокукый килешүләрдән (эшмәкәрләргә хас) темасы белән аерыла. Хезмәт килешүенең темасы булып хезмәткәрнең үз эшчәнлеге тора.
Хезмәт мөнәсәбәтләрендә хезмәткәр эш бирүчегә буйсынырга тиеш булып чыга, анда дисциплинар мөнәсәбәтләр барлыкка килә, хезмәткәрнең эшен эш бирүче оештыра, ул керемнәрне үзенә ала һәм эшмәкәрлек эшчәнлегеннән туган коммерция куркынычы белән бәйле зыян өчен җавап бирә.
Эш бирүче хезмәт киле­шүендә каралган үз бурыч­ла­рын һәм салым аген­ты функциясен үтәмәгән оч­рак­та, бу хезмәт мө­нә­сә­­бәтләрен эшмәкәрлек эш­чән­легенә әйләндерми. Хез­мәткәргә хезмәте өчен тү­ләү дә әһәмияткә ия түгел, хезмәткәрнең хезмәт ха­кы аның хезмәт эшчәнле­ге нәтиҗәләре һәм хәтта эш бирүченең эшмәкәрлек эш­чән­леге нәтиҗәләренә бәйлә­нә.


Законсыз эшмәкәрлек бе­лән шөгыльләнүне легаль рә­вештә ачыклау закон тара­фыннан РФ Җина­ять­ләр кодексының 171 маддәсендә эшмәкәрлек эш­чәнлеген теркәлүсез яисә теркәлү кануннарын бозып башкару буларак билгеләп үтелә. Бу исә юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә дәүләт теркәве үткәрүче органга ялган белешмәләр күрсәтелгән документлар тапшыруны, яки эшмәкәрлек эшчәнлеген башкару өчен махсус лицензия булдыру мәҗбүри булган очракта, аны әлеге лицензиядән башка башкаруны, яисә гражданнарга, шулай ук оешмаларга яки дәүләткә зур матди зыян китергән лицензион таләп­ләр яки шартлар үтәлмәгән очрак­ларны яки зур суммада керем алуны күздә тота. Моннан чыгып аның база категориясе "эшмәкәрлек эшчәнлеген башкару" дип билгеләнә. Эшмәкәрлек эшчәнлеген ИП сыйфатында теркәлүсез башкарган өчен административ, салым һәм җинаять җаваплылыгына тарту каралган.
Административ җавап­лы­лык РФ административ хокук бозулар кодексының 14.1 маддәсе 1 өлешендә каралган. Теркәлмичә генә ИП эшчәнлеге алып бару озакка сузылган хокук бозу булып санала. Теркәлмичә генә эшчәнлек алып барган өчен салым җаваплылыгы, инспекциядә учетка басмау, инспекциядә учетка басу срокларын бозу очракларында каралган. Гражданин инспекциядә үз эшчәнлегеннән керем ала башлаганчы ук теркәлергә тиеш.
Законсыз эшмәкәрлек өчен җинаять җаваплылыгы РФ җинаятьләр кодексының 171нче маддәсендә каралган. Ул полиция яки прокуратура тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча гражданнарга, оешмаларга яки дәүләткә зур зыян салу, яки зур суммада керем алу очраклары ачыкланса башкарыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: