Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә эшмәкәрләре җыенга китте

Казанда III Бөтенроссия авыл эшмәкәрләре җыены уза. Бирегә Россия төбәкләреннән килгән татар эшмәкәрләре җыелды. Алар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы чакыруы белән килде. Эшмәкәрләр җыенында Россиянең 33 төбәгеннән һәм Татарстаннан 400 делегат катнаша. Алар арасында безнең райондашлар Илсияр һәм Рәшит Абдуллаҗановлар да бар. Әлеге...

Казанда III Бөтенроссия авыл эшмәкәрләре җыены уза.

Бирегә Россия төбәкләреннән килгән татар эшмәкәрләре җыелды. Алар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы чакыруы белән килде.

Эшмәкәрләр җыенында Россиянең 33 төбәгеннән һәм Татарстаннан 400 делегат катнаша. Алар арасында безнең райондашлар Илсияр һәм Рәшит Абдуллаҗановлар да бар. Әлеге эшмәкәрләрне районда гына түгел, тирә-юнебездә дә белмәүчеләр сирәктер. Берничә кибетләре булган Абдуллаҗановлар, хәйрия эше белән дә бик актив шөгыльләнәләр. Илсияр Абдуллаҗанова:
- Без инде казанга кичтән үк барып кундык. Эшмәкәрләр җыенының программасы белән дә таныштык. Чара кысаларында Самара өлкәсенең гали (с. Алькино) авылына бару да планлаштырыла, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев