Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә эшмәкәрләренең әҗәтләрен санаганнар

18 майдан 19 июньгә кадәр район пенсия фонды, Арча һәм Әтнә районара суд приставлары белән берлектә "Әҗәтләрне җыю буенча" айлык игълан иткән иде. Һәм тикшерү өчен рейдларга чыкты. Айлык барышында пенсия фондына әҗәтләре булган шәхси эшмәкәрләр тикшерелде. Тикшерү вакытында өч шәхси эшмәкәрнең милкенә 33 мең 600 сумлык арест ясалды. Өч...

18 майдан 19 июньгә кадәр район пенсия фонды, Арча һәм Әтнә районара суд приставлары белән берлектә "Әҗәтләрне җыю буенча" айлык игълан иткән иде. Һәм тикшерү өчен рейдларга чыкты. Айлык барышында пенсия фондына әҗәтләре булган шәхси эшмәкәрләр тикшерелде. Тикшерү вакытында өч шәхси эшмәкәрнең милкенә 33 мең 600 сумлык арест ясалды. Өч эшмәкәрнең банктагы счетларына 83 мең 700 сумлык арест салынды. Шулай ук бер эшмәкәрнең эш урынына хезмәт хакыннан әҗәтен тотып калу өчен карар җибәрелде. Айлык барышында пенсия фондына 56 мең 700 сумлык акча керде. Бу хакта район пенсия фондыннан хәбәр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев