Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә “ФОРПОСТ”чылары – икенче! (фотолар)

Бүген Татарстан Республикасы "ФОРПОСТ"ы оешуга 20 ел тулу уңаеннан, Арчаның педагогия көллияте базасына урта профессиональ белем бирү уку йортларының "ФОРПОСТ" отрядлары арасында спартакиада узды. Спартакиаданың ачылу тантанасында республика «ФОРПОСТ» үзәге директоры Андрей Рыков, эчке эшләр ветераны, үз вакытында республика наркоконтроленә нигез салган Гомәр Фатыйхов, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби...

Бүген Татарстан Республикасы "ФОРПОСТ"ы оешуга 20 ел тулу уңаеннан, Арчаның педагогия көллияте базасына урта профессиональ белем бирү уку йортларының "ФОРПОСТ" отрядлары арасында спартакиада узды.

Спартакиаданың ачылу тантанасында республика «ФОРПОСТ» үзәге директоры Андрей Рыков, эчке эшләр ветераны, үз вакытында республика наркоконтроленә нигез салган Гомәр Фатыйхов, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов, Арча районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов катнашты.

Бәйгедә Арча, Балтач командалары белән беррәттән Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары да көч сынашты. Ярышларда егетләр пневматик винтовкадан аттылар, йөгерделәр,тартылдылар, гер күтәрделәр, "АК-74" не сүтеп җыйдылар, канат тарттылар...

Нәтиҗәләр куанырлык: гер күтәрүдә Шәмсиев Нияз - 3 урын, командага-2 урын; автомат сүтеп-җыю - Вафин Айнур - 2 урын, командага -2 урын; патроннарны магазинга тутыру- Габдрахманов Салават - 3 урын, командага- 2 урын; йөгерү - Галиуллин Ринат - 3 урын,команда - 2 урын; канат тарту-2 урын. Гомум нәтиҗә буенча, Әтнә техникумы "ФОРПОСТ"чылары - 2 урында. Тренерлары - Алмаз Фәйзуллин, Арчага алып барды - Динар Сәгъдиев. Котлыйбыз, егетләр.

Бәйгедә 8 кешедән торган 5 команда ярышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев