Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә әфган батырларының даны мәңгелек!

Арча һәм Әтнә районнарының хәрби комиссары Алмаз Борһанов җитәкчелегендә бер төркем әфганчылар, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган, илгә кайткач тән һәм җан яраларыннан вафат булган хезмәттәшләрен искә алдылар.

Әтнә җирендә барысы 9 әфганчы егетебез җирләнде, ә районыбыз әллә ни зур түгел - шуңа күрә һәрберсенең гаиләсендә булып, әти-әниләре, туганнары белән очрашып чыктылар. Максатлары - аларга дип махсус әзерләгән күчтәнәчләрне тапшыру гына түгел, хәл-әхвәлләрен сорап, тормыш-көнкүрешләре белән танышу, нинди ярдәм кирәклеген белешү. Әфганчылар берлеге рәисе Ленар Кәбировның тырышлыгы белән мондый чара районыбызда ел саен уза. Соңыннан Күшәр авылында сугышта һәлак булган Зөлфәт Хәйруллинның әти-әнисе өендә булып, батыр әфганчының әтисе Зөфәр абый, әнисе Нурсия апа белән уртак истәлекләрне уртаклаштылар. Совет сугышчыларын Әфганстаннан чыгаруның 25 еллыгы медале белән бүләкләделәр.

- Әфганчы батырларның даны мәңгелек, безнең аларны онытырга хакыбыз юк, - диде хәрби комиссариат җитәкчесе.

Әфганчылар берлеге рәисе җир куенына иңдерелгән һәр якташыбызны искә алып узды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев