Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә әфганчылары җитәкчесе: “Егет кеше югалып калырлык булмасын”

Матур табигатьле. Аяз күк йөзле Татарстан җирендә туып, гомерләре шау чәчәккә бөреләнгән 10 мең егетебезнең берсе генә дә тыныч тормышта безгә бер бәйләнеше булмаган Әфганстан җирлегенә барып, чүлләр, тау-ташлар арасында сугышып йөрүне күз алдына да китермәгәндер...

Адәм балаларының яшәеше, күрәчәге төрлечә була шул, язмышлардан узмыш юк. Ил кушкач, солдатка буйсынырга гына кала. Күпме генә вакыт узмасын, 9 ел да 51 көн дәвам иткән Әфган сугышының кайтавазы гасырлар аша киләчәккә яңгыраш таба.

Бу сугышка 24 ел элек үк нокта куелса да, без һәр ел саен 15 февраль көнне күңел яраларын яңартып, Әфган сугышында вафат булган, туган йортына кайткач, яу яраларыннан бакыйлыкка күчкән асыл егетләребезне искә алабыз, бу сугышта "шурави" исемен күтәреп, зур батырлыклар кылган, үз бурычын үтәп, ир хаклыгын хаклаганнарга карап сокланабыз. Бу хакта шактый еллар Бәрәзә урта мәктәбендә укыткан, районның әфганчылар берлеге рәисе булып торган Ленар Кәбиров белән дә сөйләштек.

- Армия хезмәтен Ерак Көнчыгышта башладым. Анда 6 ай укыганнан соң, Әфганстанга керергә әзерли башладылар. Караком чүлендәге Кирки бистәсенә урнашкан полигонда айдан артык махсус хәрби өйрәнү узганнан соң, 300ләп кеше җәяүле гаскәрләрнең хәрби машинасында колонна булып, Әфган җиренә аяк бастык, - дип искә ала.

Биредә совет солдатларын "шурави" дип сүгүләрен әйтеп көлемсери. Шул тирәдә яшәгән, солдатларны танып белгән әфганлылар, медицина ярдәме, техника кирәк булганда ярдәм сорап киләләр, соңыннан очрашканда рәхмәт йөзеннән ихлас елмаеп узалар. Ә кайберләре усал караш ташлый.

Әфганстанда ел ярым хезмәт итә. Көньяк чикләрне саклый, террорчылар барлыгы ачыкланса, вертолеттан төньяк районнарга да "ыргыталар". Разведка яхшы эшләү нәтиҗәсендә, безнең илгә кертеләсе шактый наркотикны юк итәләр. Һәлак булучылар, яраланучылар күп булса да, дошманга әсир төшүчеләр булмый.

Еш кына разведкага 15 көнлек ризык туплап чыгып китәләр, тик шактый тоткарланырга туры килә. Кайвакыт окопта, тау-таш арасында йоклый. "Солдат барысына да түзәргә тиеш", - ди бу уңайдан.

Илгә кайткач, тыныч тормышка ияләшүне дә бик җайлы булды дип санамый. "Күңелне ниндидер шомлылык, кешеләргә ышана алмау биләде", - ди. Өстәвенә, күп әфганчы ул илнең контраст климаты, ком бураннары тәэсирендәхәзер сәламәтлегенә зарлана. "Үзебезнең хәрби комиссариатка рәхмәт, хәлдән килгәнчә ярдәм итәләр", - ди. Әйтүенчә, әфганчыларның проблемалары күп. Илгә кайткач вафат булган әфганчыларга таш, чардуган куюны хәл итәргә өметләнә, фатир мәсьәләсе буенча да тиешле закон әле дә кабул ителмәгән.

- Элек патриотик хисләр югары бәяләнә иде... Кечкенәдән үк патриотик хисләр белән тәрбияләргә, армияне яманламаска, солдаттан кайтканнар белән даими кызыклы очрашулар үткәрергә, спортны популярлаштырырга, хәрби комиссариат белән мәктәп һәм матбугатның бергә эшләве кирәк, - дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев