Реклама
Соңгы елларны районыбыз туп тибү өлкәсендә дә үсеш алды.
Мини-футболны үз итүче ир-егетләр командасы Питрәчкә юл тота. Биредә 2-5 октябрь көннәрне 17 яшьтән өлкәнрәкләр "Сәламәтлек" спартакиадасының зона ярышында чыгыш ясыйлар. Питрәчтә барысы 12 команда футбол уйнар дип көтелә. Безнекеләрнең тренеры - Минтаһир Вәлиуллин. Ир-егетләребез уңышлы нәтиҗәләргә ирешеп кайтсыннар дигән теләктә торыйк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз