Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә гаиләсе президентта кунакта

Башкалабыз Казанда Рөстәм Миннеханов һәм аның тормыш иптәше исеменнән республиканың иң яхшы дип саналган гаиләләре белән тантаналы кабул итү булып узды. Безнең районнан мондый олы хөрмәткә барыбызга да яхшы таныш булган, инде 58 елдан артык матур пар булып яшәгән Ләлә апа һәм Наил абый Сабировлар гаиләсе лаек дип табылды. Бу...

Башкалабыз Казанда Рөстәм Миннеханов һәм аның тормыш иптәше исеменнән республиканың иң яхшы дип саналган гаиләләре белән тантаналы кабул итү булып узды.

Безнең районнан мондый олы хөрмәткә барыбызга да яхшы таныш булган, инде 58 елдан артык матур пар булып яшәгән Ләлә апа һәм Наил абый Сабировлар гаиләсе лаек дип табылды. Бу уңайдан, Наил абый Сабиров безгә менә нәрсәләр сөйләде:

  • Президентыбыз алып барган сәясәт республиканың күәтен арттырды, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгын күтәрү халыкның яшәү шартларын яхшыртуга китерде. Аның башлангычы белән кабул ителгән махсус программалар да, һичшиксез, авыл халкы өчен хезмәт итә. Мәсәлән, безнең күмәк хуҗалыкка караган Ары авылында әле күптән түгел генә яңа медпункт ачылды. Күлле Киме авылында мәдәният йорты төзелде. Ул үз эченә медпунктны да, авыл советын да алган бу бина авылның йөзен үзгәртеп җибәрде. Чит төбәкләр белән генә түгел, ил ара элемтәләр урнаштыру да республиканың икътисади хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән. Әлбәттә, монда Россия белән Татарстан арасындагы үзара килешүнең йогынтысы да юк түгел. Президентыбыз шулай ук милли мәсьәләләргә, башлыча,татар телен үстерү, динебезне саклауга да зур игътибар бирә. Узган ел булып узган Универсиада республикабызның исемен бөтен дөньяга танытты. Әлеге тантаналы кабул итү дә буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытуга юнәлдерелгән дип уйлыйм. Гаилә - җәмгыятьнең бер өлеше, дөрес тәрбия алган кеше генә җәмгыятькә дә файда китерергә мөмкин. Шуңа да, гаиләдә дә, мәктәпләрдә дә туган илне, туган авылны ярату, укучыларда партиотик хисләр тәрбияләүгә зур игътибар бирелергә тиеш дип саныйм. Хезмәт тәрбиясе дә беренче урында торырга тиеш. Булды шундый чор, авылда яшьләр аз калды, шуның нәтиҗәсе буларак хуҗалыкта эшләргә кеше кимеде. Мәсәлән, безгә караган Күлле Киме бригадасында 8 сыер савучының икесе генә шушы авылдан, калганнары күрше авыллардан килеп эшли. Механизатор, шоферлар җитешми. Ә бит элек мәктәптән үк яшьләр тракторчы, сыер савучы кебек таныклыклар алып чыгалар иде. Менә шуны кире кайтарырга кирәк. Мәктәп белән хуҗалык тыгыз бәйләнештә булганда гына, авыл хуҗалыгында эшче көчләргә кытлык булмас, яшьләр дә авылга күбрәк тартылыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев