Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә гаиләсен дә олылыкладылар

Бүген Казан Кремлендә ел саен уздырыла торган Татарстан гаиләләрен олылау тантанасы узды. Искәртәбез, бүген Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны исеменнән Татарстан гаиләләрен олылау тантанасы узды. Анда 50 гаилә катнашты: күп балалы гаиләләр һәм балаларны тәрбиягә алган гаиләләр, 50 елдан артык бергә яшәүче олы яшьтәге кешеләр, табиблар, спортчылар, хәрбиләр...

Бүген Казан Кремлендә ел саен уздырыла торган Татарстан гаиләләрен олылау тантанасы узды.

Искәртәбез, бүген Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны исеменнән Татарстан гаиләләрен олылау тантанасы узды. Анда 50 гаилә катнашты: күп балалы гаиләләр һәм балаларны тәрбиягә алган гаиләләр, 50 елдан артык бергә яшәүче олы яшьтәге кешеләр, табиблар, спортчылар, хәрбиләр һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары гаиләләре катнашты.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мондый тантананы Республика көне алдыннан уздыру әйбәт традициягә әверелде. «Гаилә - безнең республика нигезе. Бүген без ата-аналарыбыз сеңдергән гореф-гадәтләр нәтиҗәсендә яшибез һәм үсәбез. Һәм без үз чиратыбызда иң яхшы традицияләребезне киләчәк буыннар өчен саклап калырга тиеш», - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Ул хәбәр иткәнчә, 2011 елдан алып республикада уңай демография күзәтелә. «Бездә өч-дүрт һәм аннан да күп баласы булган гаиләләр күп, бу бик сөендерә. Димәк, кешеләр киләчәккә ышана дигән сүз», - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда торак шартларын яхшыртуга, сәламәтлек саклауны модернизацияләүгә һәм мәгариф системасын үстерүгә юнәлгән программалар гамәлгә ашырыла. «Быел 75 балалар бакчасы төзиячәкбез. Бөтен республика тарихында бу кадәр төзелмәгән. Ел саен 150-160 мәктәпкә ремонт ясыйбыз. Моннан тыш, Казанда хәзерге заманча бала табу үзәге төзелә, аны без киләсе елга ачабыз», - диде ул.

Әлеге тантанада безнең районнан Гөлшат һәм Илдар Закировлар катнашты. Гөлшат Марс кызы район мәгариф бүлеге җитәкчесе булып эшли. Илдар Камил улы район үзәк больницасы табибы. Бу хакта тулырак итеп газетадан укый аласыз.

Бу хакта ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев