Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә газ оешмасына бомба куйганнар

Кичә аптырагансыздыр, кичке якта кычкыртып янгын сүндерү машинасы узды, газ оешмасы тирәсендә тыз-быз йөгерүчеләр күренде. Бер мәхшәр диярсең... Баксаң күрсәң, район газ оешмасы территориясендә терроризмга каршы "учение" барган икән. Бу уку-өйрәнүгә район эчке эшләр бүлеге, район үзәк больницасының "Ашыгыч ярдәм" хезмәте, Әтнә район электр челтәре, Гадәттән тыш хәлләр буенча эшләүче...

Кичә аптырагансыздыр, кичке якта кычкыртып янгын сүндерү машинасы узды, газ оешмасы тирәсендә тыз-быз йөгерүчеләр күренде. Бер мәхшәр диярсең... Баксаң күрсәң, район газ оешмасы территориясендә терроризмга каршы "учение" барган икән.

Бу уку-өйрәнүгә район эчке эшләр бүлеге, район үзәк больницасының "Ашыгыч ярдәм" хезмәте, Әтнә район электр челтәре, Гадәттән тыш хәлләр буенча эшләүче Әтнә оешмасы хезмәткәрләре катнашты.

- Без шул "учение"гә бардык, шартлаткыч куелган дигэн чакыру алдык,кычкыртырга тиеш идек..., - диделәр янгын сүндерүчеләр.

Ә нәтиҗәсе әйбәт, бар оешма да таләпләргә җавап бирерлек итеп эшли алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев