Әтнә газета хәбәрчесе иҗаты
Көзге сагыш Тәрәзә артында яшь агыза Соры болыты көзнең. Өзгәләнә ялгыз яфрак Сагынып җәйге көнен. Кайтмый җәйләр, үткән алар - Гомерләр шулай ага. Күз сирпиләр тол калганнар Юеш тәрәзә аша. Картайдым дип юк исәбем Бирешергә уемда. Язны көтә яшел бөре, Ялгыз яфрак куенда.
Көзге сагыш
Тәрәзә артында яшь агыза
Соры болыты көзнең.
Өзгәләнә ялгыз яфрак
Сагынып җәйге көнен.
Кайтмый җәйләр, үткән алар -
Гомерләр шулай ага.
Күз сирпиләр тол калганнар
Юеш тәрәзә аша.
Картайдым дип юк исәбем
Бирешергә уемда.
Язны көтә яшел бөре,
Ялгыз яфрак куенда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев