Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә газетасы гаделлек таләп итә!

Хәтерлисездер, элегрәк Әтнә тулай сөт саву буенча Татарстан районнары уртасындарак иде. Ә хәзер республикада беренчелеккә омтыла. Тулай сөтне Әтнәдән дә күбрәк 3 кенә районда савалар. 22 гыйнварга Балтач - 168,5 тонна, Кукмара - 163,5 тонна, Арча 149,3 тонна тулай савымга ия. Әтнәнеке ул 145 тонна тәшкил итә. Татарстан буенча бу...

Хәтерлисездер, элегрәк Әтнә тулай сөт саву буенча Татарстан районнары уртасындарак иде. Ә хәзер республикада беренчелеккә омтыла. Тулай сөтне Әтнәдән дә күбрәк 3 кенә районда савалар.

22 гыйнварга Балтач - 168,5 тонна, Кукмара - 163,5 тонна, Арча 149,3 тонна тулай савымга ия. Әтнәнеке ул 145 тонна тәшкил итә. Татарстан буенча бу көнне 3032,5 тонна ук булды.

Монда бик мөһим бер күрсәткеч бар. Авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына карата сауган сөт күләме буенча безнең районга җитүче юк. Бу авыл хуҗалыгы җирләренә карата савым сыерлары тыгызлыгын күрсәтә. Моннан тыш, бер баш сыердан сөт саву буенча да без - 1 урында.

Газеталарга план билгеләгәндә дә түрә-начальниклар менә шушы күрсәткечләрне искә алсалар икән... Гаделлек булырга тиеш бит ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев