Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә газетасында гыйбрәтле язмалар

Күнел чыңы ТӨН ...Төн. Әкрен генә сиңа таба атлыйм. Беләм: кай якка юнәлсәм дә, юлларым мине сиңа илтә. Әллә кайлардан урап, син яшәгән йорт янына килеп чыгам. Тәрәзәләрең якты. Ишек алдына караган бүлмәдә шәүләләр уйный. Үзең микән, әллә балаларыбызмы? Колагымда аларның кыңгыраудай чыңлап көлгән тавышлары яңгырагандай була. Кайчандыр мин дә...

Күнел чыңы
ТӨН
...Төн. Әкрен генә сиңа таба атлыйм. Беләм: кай якка юнәлсәм дә, юлларым мине сиңа илтә. Әллә кайлардан урап, син яшәгән йорт янына килеп чыгам. Тәрәзәләрең якты. Ишек алдына караган бүлмәдә шәүләләр уйный. Үзең микән, әллә балаларыбызмы? Колагымда аларның кыңгыраудай чыңлап көлгән тавышлары яңгырагандай була. Кайчандыр мин дә сезнең белән идем... Мөгаен, без бәхетле булганбыздыр...
...Кайчан гына. Әле кайчан гына! Болай саташып йөрүемнең кайчан башланганын үзем дә хәтерләмим инде мин. Миңа хәзер бу халәтнең башлангычы бөтенләй булмагандыр, гомер буе мин шушы томанлы урамнардан тотрыксыз адымнар белән алпан-тилпән атлаганмындыр төсле... Ә-ә-ә, юк шул. Башы булды аның. Беренче тапкыр хәмер эчкәнемне хәтерлисеңме? Хәтерләмисеңдер. Ә син бит аны хәтерләргә тиешсең...
...Кояшлы көзге көн иде ул. Салкынча иртәнең томанга өртелгән һавасын күкрәк тутырып сулап, балалар белән ишек алдына чыктым. Бакчага барабыз. Олы улыбыз Айратка өч яшь. Ул инде бакча юлын белә, шуңа күрә зурларча җитди кыяфәт белән алдан атлый. Ә кечкенәбез Саматка яшь ярым гына. Адымнары песи баласыныкы кебек вак, кулга күтәрмәсәң, аның белән бакчага барып җиткәнче бер сәгать вакыт үтә... Каршыга күрше-күлән очрый, исәнләшәләр, алар да бу бәллүрдәй саф иртәдә күз карасы кебек кадерле йөрәк парәләрен ятлар кулына тапшырып, эшкә ашыгалар...
Балалар бакчасында иртәнге мәшәкать. Тәрбияче нәниләрне кабул итеп ала, әниләр-әтиләр күңелләреннән генә "Ходайга тапшырдык инде" дип, бүлмәдән тизрәк чыгып китәргә ашыгалар. Кызык, баласы елап калган әти-әниләрнең көне ничек үтә икән? Миңа калса, гел борчуда, гел уйдадыр кебек. Без менә өлкән улыбызны бакчага ияләндерә алмый шактый озак газапландык. Өч яшьтә бала инде тәрбиячегә җиңел ияләшә, диләр. Ай-һай, дөрес микән... Айратка карап, болай дип әйтеп булмас иде. Самат белән андый кыенлык булмады. Ә Айрат... Иртәнге сәгатьтә тәрбияче апасы аның кулыннан җитәкли генә әле, бала шунда ук эшнең нәрсәдә икәнен сизеп ала. Сизә дә, Ходай биргән тавышын бер мыскал да кызганмыйча, үзенең бу гамәл белән килешмәвен бар балалар бакчасына белдерә. Ә тавышы, үзе кебек үк, җитди аның... Кечкенәрәк очкыч моторыныкы кебек. Тик Айратка бу гына аз тоела, кулын тәрбияче апасы кулыннан тартып ала һәм идәнгә ятып тәгәри, аяклары белән тибенә. Әнисеннән аерылуның никадәр газап икәнен ул менә шулай күрсәтә. Аннан күреп, башка балалар да көйсезләнә, шыңшый, елый башлыйлар. Мин бүлмәдән чыгып барган җиремнән капылт туктап, баскан урынымда катып калам. Я Ходай, инде икенче ай бит... Нишләп еламыйча гына балалар бакчасында калырга өйрәтә алмыйбыз соң бу баланы?! Минем эшкә барасым бар, мине көтәләр... Кире борылам. Керүгә, Айрат кочагыма ташлана. Нишлисең, өстемне салам да, нәниләр өчен кечкенә итеп ясалган утыргычка утырып, Айратны юатам... Ул башын минем култык астыма яшерә. Елаганнан соң һәрвакыт шулай эшли ул. Һәм бик тиз тынычлана. Белмим, кайчан гына бу гадәтен ташлар инде...
Ниһаять, башка балаларның күңелле итеп уйнауларына, аларның кыланышларына бераз вакыт карап торгач, онытыла, аларны күзәтә башлый. Тик кулын миннән алмый әле. Бераз соңрак. Менә бервакыт ул уен дөньясы белән мавыгып китә, ә миңа шушы мизгелне ычкындырмаска кирәк. Каймак урларга кергән песи кебек, тавышсыз гына торам да, мыштым адымнар белән ишеккә таба юнәләм... Һәм чыгып йөгерәм. Тәрбияче әйтүенә караганда, минем юк икәнлегемә ышангач, Айрат еламый, идәнгә дә ятып тәгәрәми. Моңсу гына ишеккә карап тора, аннан башка балалар янына уенга кушыла...
...Менә шулай интектем мин Айрат белән. Бакчага өйрәнгәнче ике ай үтте. Аннан инде мин Айратка зур егет икәнен, балалар бакчасына "эш"кә баруын аңлаттым. Әтисе кебек, әнисе кебек. Әтисенә, әнисенә эштә акча бирәләр, ул акчага Айратка матур-матур уенчыклар алырга була. Айрат та бакчага эшкә бара, аңа да акча бирәләр, тик аның акчасы бакчада җыелып кала, үскәч, Айрат ул акчага зу-у-ур машина ала. И-и-и, гөнаһсыз балачак! Без дә әти-әни әкиятләренә чын күңелдән ышана идек бит...
Шул бәллүрдәй көзге иртәдә мин бер баламны җитәкләп, икенчесен кулыма күтәреп, бакчага илттем һәм кире өйгә юнәлдем. Бүген мин эшкә төнге сменага барам. Ә син безгә кунакка килгән дустың белән өйдә калдың. Кичә дә шактый утырдыгыз, бүген дә иртәдән үк нәрсә турындадыр кызып-кызып бәхәсләшәсез... Нәрсә турында булсын, эш турында инде. Кичә сезнең күгәрченнәрдәй гөрләшкәнне тыңлап ята-ята, йокыга да киткәнмен. Дусларың еш кайта өебезгә. Кунарга да калалар. Төне буе чөкердәшеп утырасыз. Өстәлдә "акбаш" була. Иртән дә шул "акбаш"ка сәлам бирмичә өйдән чыгып китмисез... Мин сүз әйтмим. Ярар инде, һәркөн түгел бит. Дуслар бик кирәк тормыш иткәндә...
...Ишекне үз ачкычларым белән ачып, алгы якка үттем. Аш бүлмәсенең ишеге ябылган, ул яктан синең кычкырып сөйләгән тавышың ишетелә. Елмаям. Тагы бәхәсләшәсеңдер инде... Үз сүзеңне бирергә яратмыйсың шул. Баштагы чәч бөртегенә кадәр ир-ат үзең. Тавышың да калын, үз-үзенә нык ышанган ир-атлар тавышы. Күзеңдә очкыннар уйный... Яратам мин сине. Тавышыңны да, йөрүеңне дә, төс-кыяфәтеңне дә - бөтен барлыгыңны яратам!
... - Беләсеңме, ул миңа ошый. Юк, ошый гына түгел, ул минем канымны актарып чыгара, әллә нинди күзәнәкләремне уята. Ничәнче тапкыр йоклыйм инде аның белән, һич аерыла алмыйм... Беләсеңме, нинди кайнар хатын-кыз ул! Ух!
Иремнең көр, бераз кызмачарак тавышы аш бүлмәсенең ябык ишеге аша коридорга саркылып чыга, колакларыма барып ирешә... Әнә бит, үзе дә минем турында сөйли! Ничек кенә сөйли әле, дустына мактана. Шулай инде, ишеткәнем бар, ир-атлар бер-берсенә мактанырга яраталар. Мине эшкә киткән дип уйлагандыр инде. Туктале, керим яннарына, артык җәелеп китмәсен...
- Беләм инде, алай ярамаганын да беләм. Хыянәт, и все такое. Хатыным белсә, бетте баш. Аерыла алмыйм гына бит, ну ул хатынның кайнарлыгы, малай, тилертә! Аның белән бер төн йоклавы хатын белән гомер иткән бер елга тиң...
Ишек тоткасына куйган кулым хәрәкәтсез калды. Баш мие бу информацияне кабул итәргә әзер түгел иде, баштарак аңышмыйча тордым. Аннан коелып төштем. Ничек инде, минем ирем миңа хыянәт итәм, диме? Ничек була инде ул?! Һәр кич ятканда мине кочаклап, суырып үбә торган, "кадерлем", "күбәләгем" дип кенә дәшә торган ирем миңа хыянәт итәме?!.
- Узган атнада командировкага дип чыгып киткән идем, бу атнада нинди сәбәп табарга инде, малай, белмим... Хатынга сиздерәсе килми, тик гел "командировка"га йөреп булмый бит... Әйдә, син мине бу атнада үзегезгә кунакка чакыр. Ауга барабыз, диген...
...Белмим, ул мизгелдә тышкы дөнья нишләгәндер. Нишләсен инде, бар да элеккегечә калгандыр. Көзге кояш үзенең саран нурында агачларның саргайган яфракларын соңгы тапкыр сыйпап назлагандыр, эленеп калган соңгы алма көзге салкында өшегән агачтан өзелеп төшкәндер, тукталыштан бу иртәдә соңгы эшкә баручыны утыртып, шәһәрнең икенче читенә чыга торган соңгы вахта автобусы кузгалгандыр. Тышкы дөньяның миндә бернинди гаме юк иде. Ә минем эчке дөньям җимерелде. Күз алдымдагы ишек яңагын ялкын ялмап алгандай булды, кызыл җирлектә кара шәүләләр биеште, нәкъ күкрәк турысында суырып ала торган чоңгыл барлыкка килде. Нишләгәнемне дә аңышмыйча, ишекне кисәк ачтым, ир-атлар утырган бүлмәгә кереп, иремә карап каттым. Сүз дәшәрлек хәлдә түгел идем. Ирем барысын да аңлап алды, ул да коелып төште. Тынлык урнашты. Калтыранып бераз торганнан соң, карашым өстәлгә шуышты. Нәкъ уртада кукыраеп, "акбаш" утыра иде. Ул мизгелдә ни уйладым икән? Хәзер күпме генә исемә төшерергә тырышсам да, исемә төшми. Барысы да аңсыз рәвештә башкарылды. Акбаш янында торган сок бокалына аракы койдым. Тулганчы. Шартлап торган тынлыкта, голт-голт килеп, эчемлек шешәдән агып бетте. Җиңел хәрәкәт белән бокалны күтәрдем дә, иреннәремә китердем, авыз кырыйларыннан агыза-агыза, ут кебек эчемлекнең тәмен тоймыйча, тамагыма койдым. Бу вакытта иремнең нишләргә белми борсаланып утырган дусты, торып, минем янга килде, нәрсәдер дәште, кулымнан тотты. Бушап калган бокалны аңа бирдем. Күпмедер вакыт үтте. Мизгел идеме ул, әллә гасырмы? Кинәт баш миемдә нидер шартлаган кебек булды, дөнья чайкалып китте. Ниһаять, күзләремнән яшь коела башлады. Сулыгып-сулыгып, инәлеп, беркемгә бер сүз дәшми елаганымны хәтерлим. Урынга илтеп салганнарын, елый-елый йокыга киткәнемне һәм өч көн буе уянмыйча, температура белән кызышып йоклаганымны төштәге кебек кенә истә калдырганмын...
...Менә шуннан башланды минем хәмерле тормышым. Син моны хәтерләргә тиеш. Һинд киноларында күрсәтелгәнчә, туй фотосында елмаеп төшкән сурәтебезне яшеннең сынык угы урталай бүлде. Арада упкын барлыкка килде. Эштән аз гына тоткарланып кайтсаң да, уйларыма кара елан урала. "Эш-ш-штә түгел, кайнар кочаклы хатын янында ул, иш-ш-шет", - дип пышылдый ул. Кайтуыңны көтәм. Күзләреңә карар өчен, шик-фараздан котылу өчен кайтуыңны өзелеп көтәм. Ә син бик соңлап кайтасың, инде минем сорауларны тыңламыйсың да. "Эштә булдым, кайта алмадым", - дип акланасың. Ә минем сиңа ышанасым килә. Теге вакытта да бит син аягыма егылып, кичерү сорадың. Кичердем. Нишлим инде, кая барыйм. Ике бала белән кемгә кирәк соң мин...
...Соңга калып кайтуларың ешайды. Мин нишләргә дә белмим. Күңелемдә бушлык барлыкка килде. "Нигә?" дип сорарсыз, бәлки. Белмим. Эштә тоткарлану - гадәти хәл. Мин моны акылым белән аңлыйм, тик йөрәгем белән кабул итә алмыйм. Гаугалы тормыш башланды. Мәхәббәтебез әкрен генә җуела, бармак араларыннан коелган ком шикелле, юкка чыга бара... Әллә мин генә аның барлыгын тоймыйммы соң? Көзге бакчадагыдай, күңелемдә - бушлык. Бер караганда, барысы да бар кебек, барысы да җитешкән.... Тик бу озакка түгел. Көзге бакча! Кемдер үзенең салкын куллары белән тулышып пешкән җимешләрне сытар, изәр, җәй буе үскән нәфис ботакларны сындырыр, чәчәкләрне таптар... Һәм бакча, минем күңелем кебек, гарипләнеп калыр. Мин моны беләм. Йөрәккә үтеп кергән шөбһә, йонлач корт кебек, кайчандыр матур булган мәхәббәтебезне кимерә. Әйе, тыштан карап торганда, барысы да яхшы, барысы да әйбәт, тик эчтә... корт кимереп ташлаган чүп. Кайчакта онытылам: йорт мәшәкатьләре, балалар, эш... Тавык чүпләп бетермәстәй мәшәкать. Ләкин уйларыма уралган елан караңгы төшү белән баш кузгата: кайда синең ирең? Кем белән? Нишлиләр алар? Бу газаплы уйларны тузан сөрткәндәй сөртеп аласы, алардан котыласы, элеккеге кебек рәхәт яшисе килә. Юк, булмый шул. Йокысызлыкның коточкыч бу газабын басарга кирәк. Аптекада көчле йокы даруы да бирмиләр ичмаса! Сукыр кычыткан төнәтмәсе тоттырып чыгардылар. Юк, бу гына минем ярсуларымны басмый... Аракы. Менә нәрсә миңа тынычлык бирәчәк! Гаҗәп: аракы ирне дә, дусларны да, хәтта балаларны да оныттыра ала икән...
...Менә мин берүзем. Җир йөзенә төн өрфия канатын җәйгән. Балалар күптән йоклый, ирем өйдә юк. Шулай... Янымда кемдер пышылдый: ш-ш-ш... Сөйгән кешең синең янга кайтмады, синең барлыгыңны онытты. Эч-ч-ч... Бер рюмка, икенчесе... Баш әйләнеп, җиңел булып китә, шөбһәләр онытыла төшә. Дөнья үзгәрә башлый, җанга тынычлык иңә, булган борчулар күз алдына вак булып, юк булып килеп баса. Елмаясың. Нинди юләрлек инде бу, син бит үз-үзеңне яратасың, кем кирәк сиңа... Беркем дә кирәкми. Бары җан тынычлыгы гына кирәк. Менә шулай, талгын рәхәтлеккә чумып, утырасы да утырасы иде... Озаккарак сузылсын иде бу халәт... Тик җанга иңгән рәхәтлек эреп, юкка чыга башлый, тагы шөбһә баш калкыта... Яңа доза кирәк. Икенче, өченче рюмка... Менә инде син үзеңне кызганып елыйсың... Синең белән уйларыңа уралган елан да елый. Сиңа хыянәт иттеләр, сине алдадылар... Туйда сине мәңге яратырга һәм сакларга вәгъдә биргән ир кеше бу минутта синең белән түгел... Кайдадыр, кем беләндер... Мөгаен, өйдә елап утырган хатыннан бергәләшеп көләләрдер дә әле... Күңелдә ярсу кузгала, син ничә ел бергә гомер иткән иреңне күрәлмый, аңа нәфрәтләнә башлыйсың. Ахырда, башыңны күтәрә алмастай булып исергәч, буш шешәне яшереп куеп, көч-хәл белән йокы бүлмәсенә кереп авасың. Иртәнге якта кайткан ирең бу халәтеңне сизми дә, син эшкә киткәндә, ул әле иртәнге татлы йокыда изри... Аһ, йокысыз төннәр!
...Син минем бу газапларымны күргәндә, соң иде инде. Мин аек тормыш һәм сәрхүшлек арасында торган чикне узган идем. Иртән баш төзәтү - сәрхүшлекнең төп һәм кире какмаслык дәлиле. Ә мин баш төзәтү генә түгел, үзем белән эшкә дә "акбаш" дусны ала башлаган идем... Ә бәлки, әле соң булмагандыр. Бәлки, мине бу сазлыктан өстерәп чыгарырга мөмкин булгандыр. Миңа бары тик синең яратуың гына кирәк иде. Бәхетле, хыянәтсез гаилә тормышы кирәк иде. Тик син миңа кул сузмадың. Ни өчен? Бүген, синең тәрәзә төбендә эленке-салынкы басып торганда, мин сиңа шул сорауны бирәм: ни өчен миңа ярдәм итмәдең син?! Мин бит сиңа бөтенләй ят кеше түгел идем. Тупырдап торган ике балабыз бар бит безнең! Алар янында хәзер башка әни. Мин инде ана булу хокукыннан мәхрүм ителгәнмен. Айрат хәзер дә, сары томшыклы бәбкә кебек, шул чит-ят хатынның куенына башын яшереп, ана назы эзли микән? Юктыр. Күпме еллар узды бит инде. Зур егеттер инде Айрат. Самат... Кечкенә аккошым минем. Мин бит аларны танымыйм да! Төнлә синең тәрәзәләрең каршына киләм һәм йорттан чыккан һәр адәмнең йөзенә текәлеп, таныш чалымнар эзлим. Балаларымның чалымнарын эзлим. Кешеләр миннән куркалар. Киемнәре сәләмәләнеп, ертылып-пычранып беткән, тузган чәчле юынмаган кара карчыктан кешеләр куркалар, куып җибәрәләр. Мин үзем дә куркыр идем шул... Ярый әле, үземне-үзем күрмим. Мөгаен, кайчандыр мин бәхетле булганмындыр... Мин бит сезнең белән идем...
Яхшылык яхшылыкка илтә. Бер явызлык икенчесен тудыра. Әй, кешеләр! Сез мине оныттыгыз. Ләкин мин бар бит, мин әле һаман да яшим... Куып җибәреп кенә миннән котылып булмый, юк, булмый!
...Төн. Әкрен генә сиңа таба атлыйм. Беләм: кай якка юнәлсәм дә, юлларым мине сиңа илтә. Әллә кайлардан урап, син яшәгән йорт янына килеп чыгам. Тәрәзәләрең якты. Берүк шулай була күрсен, тәрәзәләрең якты булсын...


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев