Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә генә түгел, республика юллары да чиста

Яңа ел каникуллары башланды. Һава торышы гел үзгәреп тора, суыкны җылы алыштыра, кары ява. Өйдән чыгып китәргә куркыта, ни көтә белмәссең. Куркырга кирәкми, Әтнәбездәге кебек республика юллары да чистартыла. Казандагы манзарага исем китеп карап тордым, урам тутырып 7 КамАЗ юл чистартып килә, парад... сокланып торып, фотога төшергәндә соңгы ике машина...

Яңа ел каникуллары башланды. Һава торышы гел үзгәреп тора, суыкны җылы алыштыра, кары ява. Өйдән чыгып китәргә куркыта, ни көтә белмәссең. Куркырга кирәкми, Әтнәбездәге кебек республика юллары да чистартыла. Казандагы манзарага исем китеп карап тордым, урам тутырып 7 КамАЗ юл чистартып килә, парад... сокланып торып, фотога төшергәндә соңгы ике машина гына калган иде. "Казан- Чаллы", "Чаллы- Октябрск" юлында да юллар чиста. 7 булмаса да, икешәр-өчәр техника юл чистарту белән мәшгуль. Ә автобуслар йөреп тора, билетлар да элекке бәядә! Хәерле юллар Сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев