Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә халкы 69нчы Җиңү язын каршылады

9 май иртәсе кояшлы, җылы булды. Изге булганга, бу көнне хөрмәтләп, ихлас йөрүчеләрне чын-чынлап иркәләргә ашыкты бугай.

Тукай исемендәге техникум янәшәсендәге, Бөек Җиңүгә багышланган обелиск янына олуг ветераннарыбыз да, укучылар, студентлар, төрле оешмаларда эшләүчеләр дә ашыкты. Биредә тантаналы митинг узды. Район башлыгы Габделәхәт Хәкимов бәйрәм белән котлаганнан соң, сүзне сугыш ветераны Фәйзи Галиевкә бирде.

- Сугышта төрлесен күрдек. Берсе дә онытылмый, - дип хатирәләре белән уртаклашты. Казанда Татарстан Президентының ветераннар хөрмәтенә оештырган чарасында катнашкан. Шул уңайдан Президентыбызның кайнар сәламнәрен җиткерде.

Ветераннар хөрмәтенә мәктәп укучылары концерт әзерләгәннәр, шуны тәкъдим иттеләр. Утны-суны кичкән, күкрәкләрендә орден-медальләр балкыган ветераннарның: "Укучылар бик яхшы әзерләнгәннәр. Күзгә яшьләр килде", диюләрен ишетү укучыларга гына түгел, аларның укытучыларына да бик күңелле булды.

Әлеге чара турында тулырак мәгълүматны газетабызда яктыртырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев