Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә халкы арасында популяр

Ярты елда Татарстан халкына электрон төрдә 24 миллион 900 мең хезмәт күрсәткәннәр. Бу узган елның шул ук чорындагыдан 76 процентка артык. Шунысы сөендерә, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталын 116 миллион 500 мең тапкыр караганнар, шул ук вакытта 15 миллион кеше сайтка эш буенча кергән. Район күрсәткечләренә күз салыйк. Шул ук...

Ярты елда Татарстан халкына электрон төрдә 24 миллион 900 мең хезмәт күрсәткәннәр.

Бу узган елның шул ук чорындагыдан 76 процентка артык. Шунысы сөендерә, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталын 116 миллион 500 мең тапкыр караганнар, шул ук вакытта 15 миллион кеше сайтка эш буенча кергән. Район күрсәткечләренә күз салыйк. Шул ук ярты елда бездә 1000 кешегә 410,6 электрон хезмәт күрсәтү факты теркәлгән. Дөрестән дә электрон хезмәтләрдән куллану район тормышына көннән-көн ныграк үтеп керә. Әйтик, үзем кредит һәм кәрәзле телефонга акча түләүләрне электрон юл белән - компьютер аша башкарам. Бу хакта бик күпләрдән сорашканым бар. Күпчелекнең нәкъ шушы электрон вариантны үз итүенә инандым. Шунысы да бар, электрон хезмәтләр күрсәтү порталын куллану буенча Әтнә республикада 21нче урында. Бездән дә күбрәк бары шәһәрләр халкы... һәм теләчелеләр генә куллана. Димәк, бездә дә аны киңрәк куллану мөмкинлеге бар.

Гомумән алсак, статистика мәгълүматлары электрон хезмәтләрнең Татарстан халкы өчен бик популяр булуын күрсәтә. Бүгенге көндә республикада 222 төр хезмәт һәм сервис кулланыла. Безнең халык аеруча торак-коммуналь хуҗалыгы, табибка кабул итүгә бару, ЮХИДИ хезмәтләре, балалар бакчасына чиратка басу өлкәсендәгеләрен үз итә. Ә безнең Әтнәдә электрон төрдә, сораштыруларга караганда, күбесенчә кәрәзле телефон һәм интернет өчен түлиләр.

Электрон хезмәтләр Дәүләт порталының тагын берничә төр бәхәссез өстенлеге бар. Беренчедән, республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы түләгән өчен комиссияне киметү буенча күп эшләде. Икенчедән, монда куркынычсызлык системасы да бик югары. Өченчедән, кирәк булган барлык мәгълүматлар да бар: "Бу кассирдан сорасам, ни әйтер икән?" - дип шикләнәсе юк.

Кыскасы, Дәүләтнең электрон хезмәтләр порталын куллану бик отышлы дигән фикергә килдем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев