Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә халкы Бөек Ватан сугышы ветераннарын сәламләде

9 май көне гаять матур, кояшлы булды. Иртә таңнан бәйрәм рухы - урамнарда курсант киеменнән егетләр күренде, музыка агылды. Халык төркеменең бер өлеше - Җиңүчеләргә куелган һәйкәлгә, икенче өлеше Әтнә дәүләт драма театры бинасы каршына - тантана буласы урынга ашыкты. Өсте ачык машиналарда сугыш ветераннары үтәчәк юлга иртәдән үк шар,...

9 май көне гаять матур, кояшлы булды. Иртә таңнан бәйрәм рухы - урамнарда курсант киеменнән егетләр күренде, музыка агылды. Халык төркеменең бер өлеше - Җиңүчеләргә куелган һәйкәлгә, икенче өлеше Әтнә дәүләт драма театры бинасы каршына - тантана буласы урынга ашыкты. Өсте ачык машиналарда сугыш ветераннары үтәчәк юлга иртәдән үк шар, чәчәк бәйләмнәре тоткан халык тезелгән. Күбесенең күкрәгендә Җиңү символы - Георгий тасмасы... Һәм менә истәлекле мизгел: район үзәгенең Бәдри Җиһаншин урамы чатыннан ЮХИДИ машинасы озатуында сугыш ветераннарын утырткан машиналар колоннасы күренде. Кызганыч, 70 еллыкны сугыш ветераннарының барысы да күрә алмады, Аллага шөкер, 14 исән ветераныбыз бар, алар бу көнне күрде. Ветераннар өч машинада урын алганнар, йөзләре - шат, уңга-сулга борылып халыкка кул изиләр, сәламлиләр. Игътибар иттем - барысы турында да газетада без бер генә язмаганбыз икән. Ә шулай да бүген аерым тантана - Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәбез. Тавыш көчәйткеч аша Бөек Җиңү белән котлаган тавышлар ишетелә. Шунда ук халык ташкыны арасыннан чыгып, ветераннарга чәчәк бәйләмнәре сузучылар күренә. Кыскасы - бүген тантана, зур бәйрәм! Бүген - Бөек Җиңү!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев