Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә халкы “Бердәм Россия” сәяси партиясенең мобиль җәмәгать кабул итү пунктларына ышаныч белән карый

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең мобиль җәмәгать кабул итү пунктлары үз эшчәнлеген дәвам итә.

Җомга көнне партиянең һәм партия исеменнән депутатлыкка кандидатларның вәкилләре махсус автобуста Олы Бәрәзәгә килделәр. Мәктәп каршындагы мәйданга өстәл-урындыклар куеп, сораулары булучыларны кабул иттеләр. Мондый кабул итүләр һәр районда уза, теләгән һәркем кызыксындырган соравын бирә яки тәкъдим ясый - наказ бирә. Аларны тиешле кандидатларга җиткерергә вәгъдә итәләр. Шуңа күрә Әтнә халкы "Бердәм Россия" сәяси партиясенең мобиль җәмәгать кабул итү пунктларына ышаныч белән карый

Районга икенче рейд бу, беренчесе Яңа Шашыга ясалган иде. Кыска гына вакыт эчендә килүчеләр "Чиста су" да, медицина пункты да сорарга өлгерделәр. Ул гынамы, шәхси сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. 82 яшьлек Наилә әби электр чыбыкларын алыштыруны сорады. Мондый үтенечләрне урында ук уңай хәл итәргә тырышалар икән. Наилә әби соравы буенча да шалтыратып белештеләр, тиешле кешесен таптылар. Иң мөһиме - иркенләп татарча сорарга була. Безнең район халкы өчен монысы да бик әһәмиятле. Бездәге Гали яки Вәлиуллага рус телендә сорау бирү авыр инде ул. Әнә бит, Кайбычта чип-чиста рус исемен йөртүче бер бабай - Иванов Иван Иванович та ул телдә аңлаша алмаган. Керәшен туганнар арасында да бары татар телен генә белүче өлкән яшьтәгеләр бик күп шул.

Моннан соң мобиль кабул итү пункты Олы Мәңгәргә юл тотты.

- Сездә 5-6 наказ гына килә икән, моңа көенергә түгел, сөенергә кирәк. Димәк, халыкның зур күпчелеге тормыш дәрәҗәсеннән канәгать, - дип саныйлар партия вәкилләре...

(Бу хакта тулырак мәгълүматны газетада укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев