Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә халкы : бездә конституция үтәлеше җитми

12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне. Район халкы бу хакта беләме? Конституциягә мөнәсәбәте нинди? Шушы сораулар белән мөрәҗәгать иттем. Арадан: "13 декабрьдә минем туган көнем, аңарчы бер бәйрәм була иде шул..." "Путин белән сөйләшә торган көн түгелме ул?" "Мин - гади савымчы һәм ул көн минем өчен әллә ни...

12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне.

Район халкы бу хакта беләме? Конституциягә мөнәсәбәте нинди? Шушы сораулар белән мөрәҗәгать иттем. Арадан: "13 декабрьдә минем туган көнем, аңарчы бер бәйрәм була иде шул..." "Путин белән сөйләшә торган көн түгелме ул?" "Мин - гади савымчы һәм ул көн минем өчен әллә ни зур әһәмияткә ия түгел", "Син безгә шуны гына әйт: быел ул көнне ял итәбезме, әллә юкмы?" - диючеләр дә булды. Ә менә эшмәкәр Илфар:

  • Бездә Конституциянең үтәлеше җитми һәм моңа беренче чиратта чиновниклар гаепле.Соңгы елларда Конституциянең җитәкчеләр күңеленә дә үтә башлавын, районыбызда яңа прокурор билгеләнү белән бәйләп карарга кирәк, - дип саный.

Оешма җитәкчесе Зөлфәр:

  • Россия Конституциясен, аның һәр маддәсен өйрәнергә кирәк. Җитәкчеләр генә түгел, гади халык та үзенең бурычларын белсен иде, - дигән фикердә.

Ә Олы Әтнәдән Илсияр ханым:

  • Ярый әле хокукларыбызны һәм бурычларыбызны көйләүче Конституциябез бар. Югыйсә илдә бардак булыр иде, - дип фикерли.

Шулай ук Олы Әтнәдә яшәүче Рөстәм:

  • Конституция бик күркәм документ үзе. Язылганча үтәлсә, без - иң хокукый дәүләт буласы, - дип елмайды.

Югарыда телгә алган эшмәкәр дә: "Конституция - гаять яхшы язылган. Әмма аны үтәр өчен халыкның тәрбиясе, мәдәнияте җитми", - ди.Бу уңайдан, шәһәр һәм авыл халкын бүлеп карарга кирәк дигән фикер дә яңгырады. Имештер, шәһәр халкы үз хокукларын күбрәк белә. Әмма Конституция ул - төп закон. Анда безнең бурычлар да күрсәтелгән, җәмәгать.

Конституция Россиянең конституцион строй нигезләрен билгеләүче югары юридик көчкә ия. Ул безнең яшәешебезне ачыклый.Вәкиллекле, башкарма, суд хакимиятләрен, җирле үзидарәне, шулай ук һәрберебезнең хокукларын һәм бурычларын билгеләвен онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев