Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә халкы бик уяу

Татарстан буенча Роспотребнадзор: "Барыннан да ешрак сыер маен ялганлап саталар", - дип белдерде. 2015 елны республикада 309 партия тәшкил иткән 3607 кг сөт продукциясе бракка чыгарылган. Роспотребнадзор сөт продукциясе әйләнеше контроле нәтиҗәләрен игълан итте. Башкалардан зур өстенлек белән беренче урынны сыер мае алган. Аннан кала - сыр, творог. Читтән китерелгәннәр...

Татарстан буенча Роспотребнадзор: "Барыннан да ешрак сыер маен ялганлап саталар", - дип белдерде.

2015 елны республикада 309 партия тәшкил иткән 3607 кг сөт продукциясе бракка чыгарылган. Роспотребнадзор сөт продукциясе әйләнеше контроле нәтиҗәләрен игълан итте. Башкалардан зур өстенлек белән беренче урынны сыер мае алган. Аннан кала - сыр, творог.

Читтән китерелгәннәр генә түгел, җирле сыер майлары арасында да ялганнар күп.

Фальсификатлар кибетләрдә генә түгел, мәктәп, хәтта Казандагы су спорты буенча XVI дөнья чемпионаты барышында да ачыкланган. Бердәнбер уңай күренеш - ялган сөт продукциясенең тулай өлеше узган елга карата аз гына кимегән.

Әтнә халкы мондый хәбәрләргә артык борчылмас, мөгаен. Чөнки, ашамлыкның кайсында да булса хилафлык табылса, бу хәбәр яшен тизлеге белән бөтен районга таралырга өлгерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев