Әтнә таңы

Әтнә халкы да Татарстан делегациясенең уңышлы визитларына куана

видеоконференция Татарстанның Министрлар Кабинетында республика делегацияләренең Япония, Кытай һәм Төркиягә визитлары турында брифинг узды.

Брифингта Татарстанның инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев, республиканың икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.

4-5 октябрь көннәрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Япониядә булды. Биредә Киото һәм Токио шәһәрләрендә булып, эшлекле очрашуларда катнашты. Аеруча ил башкаласы янындагы "Умный город" белән кызыксыну нык булган. Чөнки японнарның бу өлкәдәге тәҗрибәсе "Иннополис" һәм «Смарт Сити Казан" төзелешендә кирәк булачак. Кыскасы, бу илгә сәяхәтнең максаты - инвестицияләр җәлеп итү.

Реклама

Безнең делегация Кытайның Сычуань провинциясендә, Харбинда булды. Биредә инвестицион корпорациядә эшлекле сөйләшү уза. Провинциядә Татарстан вәкиллеген дә ачарга өлгерәләр. Төркиянең Коджаили провинциясендә дә шул ук максатлар күз алдында тотыла. Сүз уңаеннан, Коджаили илнең алдынгы провинциясе. Илдәге 100 эре сәнәгать объектының 24е монда урнашкан. Өстәвенә Татарстанга килүче инвестицияләрнең дүрттән бере нәкъ менә Төркия өлеше.

Брифингта катнашучылар әйтүенчә, республика өчен бик уңышлы визитлар булган бу.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: